Юлдагы чокыр аркасында автомобильгә зыян килгән очракта, машина йөртүчегә иң элек ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырырга һәм очракны теркәргә кирәк. Бу хакта юрист Петр Кристалев сөйләгән.
Аның сүзләренчә, юлдагы чокыр куркыныч дип санала, әгәр:
- озынлыгы 15 см дан артык,
- тирәнлеге 5 см дан күбрәк,
- киңлеге 60 смг а кадәр җитә.
Әгәр мондый чокыр янында киртәләр яки кисәтүче билгеләр булмаса, машина йөртүченең зыянны каплату өчен мөрәҗәгать итәргә хокукы бар.
«Шунда ук ЮХИДИ чакырыгыз. Инспектор юл-транспорт һәлакәте схемасын һәм юлның торышы турында акт төзи. Эш кузгатудан баш тарту турында карар машина йөртүче гаепле булмавын раслый. Бу документлар иминият компаниясе һәм суд өчен кирәк», – дип аңлатты белгеч.
Юрист әйтүенчә, юлларның начар торышы өчен, гадәттә, шәһәр хакимияте җаваплы була, дип яза «Татар-информ».