Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юлда туктап биючеләр көнләшсен» - Башкортстан урамы Руслан Кираметдинов исемен йөртәчәк

news_top_970_100
«Юлда туктап биючеләр көнләшсен» - Башкортстан урамы Руслан Кираметдинов исемен йөртәчәк
Рамил Гали

Башкортстан Республикасы Завидово Village коттеджлар бистәсендәге үзәк урамга моңлы җырчы Руслан Кираметдинов исеме бирелде. Әлеге бистәдән Башкортстанның һәм Татарстанның күп кенә танылган кешеләре җир кишәрлекләре сатып алган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдәге шәхси битендә хәбәр итте.

Җырчының уңышлары өчен виртуаль дуслары чын күңелдән куана. Русланга яңа үрләр яулавын теләп калдырылган комментарийлар шактый.

«Юлда туктап биючеләр көнләшсен. Син әкрен генә алга чап. Бездән сиңа изге теләк», – дип тә язып калдырган берсе.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2024
    Исемсез
    Песни в его исполнении ложатся на душу башкирскому и татарскому народу, рада ,что улицу назвали его именем ,он достоин.....
  • 22 май 2022
    Исемсез
    Яхшы булган. Хэзер урам исемнэре сатып ала башларлар инде. Спецоперациядэ хэлак булганнарнын исемнэрен мэнгелэштерергэ кирэктер бэлкем.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100