
Махсус операциядәге егетләргә 29 нчы тапкыр гуманитар ярдәм илтәргә кузгалган шагыйрь, җырчы, «Егет без» волонтерлар төркеме җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев юлда авырып киткән. Аңа хәрби табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
«Юлда төрле хәлләр була. Һава торышы бик үзгәрүчән булу сәбәпле, саулык какшап китте. Егетләр, хәлне күрү белән, «ремонтларга» тотындылар.
Сугыш бетеп, әйләнеп кайту белән, бу егетләрне баш табиб итеп куярга кирәк. Болар – сәгать саклап утыра торган түгел, ә кеше өчен борчылып яши торган чын медбратлар. Рәхмәт сезгә, Ютазы, Азнакай, Түбән Кама егетләре», – дип язды ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Рүзәл Минһаҗев – Мөслим егете. Гуманитар ярдәм белән юлга кузгалганда: «Чираттагы ярдәмне илтергә кузгалабыз, дуслар. Кирәк-яракларын кулларына тапшырып, туган як җылысын, нурын биреп, егетләрнең күңелләрен җылытып кайту – безнең бурыч», – дип язган иде ул.