Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлда торган машиналарны филләр көтүе җимереп ташлаган - видео

Юлда торган машиналарны филләр көтүе җимереп ташлаган - видео

news_top_970_100
Юлда торган машиналарны филләр көтүе җимереп ташлаган - видео
Һиндстанның төньягында Рамнагара шәһәрен тирәсендә филләр көтүе туристларга ташланган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, филләр көтүе парковкада торган автомобильләрне җимерә. Вакыйганы шаһитлар видеога төшереп торган. 
 


Филләр юл аша чыгарга җыена. Ләкин алар юл кырыенда торган машиналарны күреп ала. Ни сәбәпледер, бу машиналар хайваннарга ошамый. Алар машиналарны төрле якка этеп тарата. Автомобильләрне җимереп диярлек ташлыйлар. Шуннан соң филләр көтүе тыныч кына үз эшләре белән китеп тә бара.

Машина хуҗалары да, биредә булган туристлар да филләргә каршы чыгарга, аларны куарга батырчылык итми, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100