Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юлда стрим ясый иде». Яшь егет үзен машина бәрдергән мизгелне видеога төшергән

Велосипедта туры трансляция ясый-ясый, каршы як полосадан баручы егетне Lexus LX таптап киткән.

news_top_970_100
«Юлда стрим ясый иде». Яшь егет үзен машина бәрдергән мизгелне видеога төшергән
19.мвд.рф

Хакасия Республикасының Абакан шәһәрендә 19 яшьлек егетне машина бәрдереп киткән һәм ул урында ук һәлак булган. Егет фаҗига мизгелен үзе видеога төшереп торган. Бу вакытта ул туры трансляция (стрим) ясый торган булган. Шулай итеп үзен Lexus LX машинасы бәрдергәнен дә камерага төшереп алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 8 августта Гагарин урамындагы йорт янында була. Төнге уникенчеләр тирәсендә егет юлда стрим (трансляция) ясый. Ул велосипедка утыра һәм юл кырыеннан бара, ләкин егет каршы як полосадан хәрәкәт итә.

Егет бер кулы белән велосипед рулен, икенче кулы белән смартфон тота һәм тамашачылары белән аралашып бара. Ул үзен биш кенә кеше каравына хафаланып та куя.

«Мин — супергерой. Ой, каршы як полоса, кайчан бетә инде. Не-хо-ро-шо!» — ди ул батыраеп. Бу аның эфирда соңгы сүзләре булып чыга.

Егет зур машина килеп чыкканын абайламый кала. Күзләрен юлга таба күтәреп, карашын смартфон экранынан юлга күчерә һәм коточкыч бәрелеш була.

Велосипед яньчелеп бетә, машинаның бамперы җимерелә. Асфальтта кан таплары, машина озак иттереп кычкырта, «ашыгыч ярдәм чакырыгыз», дигән тавышлар ишетелә. Ләкин егетне коткара алмыйлар.

«Мескен егет», «Икесе дә гаепле, ләкин машина йөртүче тизлек режимын сакларга тиеш иде. Мин аның егетне күрми калуына ышанмыйм», дип язалар социаль челтәрләрдә.

Хакасия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәт хәбәр иткәнчә, тикшерү бара. «Фаҗига сәбәпләренең берсе авария вакытында егет социаль челтәрләр өчен туры эфир ясавы да булуы мөмкин икәнен кире кагарга ярамый. Юлда шаттан тыш ситуация барлыкка килгәндә, телефоннан сөйләшкән килеш тиз генә карар кабул итеп булмый», — дип искәртәләр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100