Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлда машинадан төшереп калдырылган егет суыкта катып үлгән

Юлда машинадан төшереп калдырылган егет суыкта катып үлгән

news_top_970_100
Юлда машинадан төшереп калдырылган егет суыкта катып үлгән
Чиләбе өлкәсенең Фершампенуаз авылында яшәгән 21 яшьлек Михаил исемле егет Верхнеуральск һәм Кассель шәһәрләре арасындагы трассада катып үлгән.

Яшьләр бер егетне армиягә озатып, машинада шәһәргә илтеп куялар. Кайтканда машинада утырган егетләр арасында тавыш чыга. Машина йөртүче 21 яшьлек егетне трассада төшереп калдыра.

Егет өенә кайтып җитмәгәч, "Вконтакте" төркемендәаны эзли башлаганнар. Соңрак егетнең исерек булуы, өенә кайтып җитә алмыйча катып үлүе ачыклана. Аның туганнан туган сеңлесе: "Табылды, үлгән. Аның кабәхәт "дуслары" төшереп калдырганнар. Кайтып җитә алмаган, катып үлгән", - дип язган. 

Бу эш буенча тикшерү бара. Әлегә җинаять эше кузгатылмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100