Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлда кыткылдап утыралар, кырмыска ашыйлар: җәйге челләдә Татарстан блогерлары кызып китте

news_top_970_100
Юлда кыткылдап утыралар, кырмыска ашыйлар: җәйге челләдә Татарстан блогерлары кызып китте

Бу атна Татарстан блогерлары хәтерендә мәңгегә истә калыр, мөгаен. Бөтен Татарстанга танылган 8 блогер: Чулпан Гиниятуллина, Ләйсән Хаматдинова, Энҗе Фатхиева, Гөлия Вәлиәхмәтова, Резеда Миннегулова, Илнара Рахмангулова, Эльвина Сибатова, Динә Вәлиева үзләре арасында гына батл уенын оештырды. Санап үтелгән блогерларның һәрберсе һәр көнне башкаларга үзе уйлап тапкан биремен бирә, блогерлар исә аларны үти.

Беренче бирем белән Гөлия Вәлиәхмәтова блогерларны да, ​язылучыларны да шаккатырды: ул кырмыска ашарга кушты. Кайсыбер блогерлар бу биремне үтәмәде, Чулпан Гиниятуллина һәм Эльвина Сибатова бернинди шиксез кырмыскаларны ашадылар, ә Ләйсән Хаматдинова «мөселманнарга бөҗәк ашарга ярамый» дип, авызына кабып, текерә барды. Шулай итеп, кырмыскалар да исән калды, блогер Ләйсән дә үзенә гөнаһ алмады.

Икенче бирем дә аныкы – Кукмара блогерыныкы иде. Ул 30 градус җылыда сәүдә үзәгенә кышкы туннар, итекләр киеп кереп, анда озак итеп йөрергә кушты. Эсседә күлмәктән, юбка-майкалардан йөрүчеләр моңа шаклар катып карап торды:

​Резеда Миннегулованың биреме – блогерлар урамга ике мендәр алып чыгып, каршыга беренче очраган кеше белән сугышырга тиеш иделәр. Узучылар башта моңа шикләнебрәк карады, аннары уенның кызыгын табып, рәхәтләнеп уйнадылар.

Илнара Рахмангулова, Барби кебек, ал төстәге киемнәрне киеп, узып баручыларга «Хай» дип эндәшергә мәҗбүр итте:

Чулпан Гиниятуллина машиналар туктагач, светофорлы җәяүлеләр юлына тавык сыман кыткылдап чыгып, шунда утырып күкәй салып калдырырга кушты. Бу биремне бөтен блогер да рәхәтләнеп үтәде:

Бүген Эльвина олы сәүдә үзәгенә кереп, кешеләр сайлап алган продуктны кулларыннан тартып алып, аны үзеңнең кәрзиненә салырга кушты, «әлеге биремне үтәгәндә елмаерга ярамый, җитди йөз белән йөрергә кирәк» дип искәртте ул.

Блогерларның икесе: Энҗе Фәтхиева һәм Динә Вәлиеваның әлегә бирем бирмәгән, аларныкы иртәгә-берсекөнгә була.

– Әлеге батл иң беренче гив кына булырга тиеш иде, аннары без блогерлар белән уйлаштык та, язылучыларга кызыграк булсын дип, батл оештырырга булдык, – ди блогер Резеда Миннегулова.

Әлеге батлны аңлап бетермәүчеләр дә, блогерларның «башы киткән», эшсезлектән нишләргә белмиләр, дип әйтүчеләр дә бар. Сезне көлдерү, кызык ясап йөрү – безнең эш. Әлеге батл ярдәмендә без бер-беребезне үзебезнең язылучылар белән таныштырабыз. Шуннан безгә яңа аудитория килә, караулар арта төшә. Бу – безнең эшебез өчен бик мөһим, – ди Чулпан Гиниятуллина үзенең «Инстаграм» битендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100