news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юлда һәлак гаилә турында: «Мартта никах үткәреп, 21 июньдә туйларын уздырган идек бит»

news_top

Казан — Оренбург трассасының Чистай районы өлешендә коточкыч юл һәлакәте теркәлеп, авариядә 3 кешенең гомере өзелде, дип язган идек. Һәлак булучылар арасында ирле-хатынлы Алсу белән Әнәс Сәфиуллиннар да була. Ир-атка – 24, хатын-кызга нибары 22 яшь, дип язып, «Татар-тудей» каналы гаилә архивындагы фото, видеоларны урнаштырган.

Һәлак булган кызның әнисе Лилия Галявова: «7 ел йөреп, 7 ай гына бергә яшәп калдылар газиз балаларыбыз... Бәгырь җимешләребез... 9 мартта никах үткәреп, 21 июньдә генә туйларын уздырган идек бит», – дип язган социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар