Юлда фаҗига: Әтисе, әнисе, ике бала үлгән, нәни кыз гына исән, тагын биш кеше имгәнгән
Төмән өлкәсендә берничә машина бәрелешкән, биредә бер гаиләдән 2 яшьлек кыз гына исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Фаҗига 2 февральдә кич белән Каменка ягына таба трассада була.
Биредә «Chevrolet» машинасында һәлак булучылар – Төмән шәһәрендә яшәүче гаилә. Алар Ирбит шәһәреннән әбиләреннән кайтып килә. Фаҗигадә 40 яшьлек ир-ат, 37 яшьлек хатын-кыз, аларның 11 һәм 13 яшьлек ике кызы үлә, гаиләдән 2 яшьлек кызлары гына исән кала. Хәзер ул хастаханәдә ята.
«Ford» машинасын йөртүчесе, аның 11 һәм 6 яшьлек ике улы, 67 яшьлек әбиләре имгәнә.
Тагын бер машинада 54 яшьлек хатын-кыз имгәнә.
Урынга килгән коткаручылар машина салоннарындагы кешеләрне чыгара. Авария урынындагы җиңел машиналар кисәкләргә бүленеп беткән диярлек.
Полиция версиясе буенча, «Chevrolet» каршы як полосага чыккан, шуннан соң 3 машина бәрелгән.
Төбәк буенча Сәламәтлек саклау департаменты белешмәсе буенча, 4 пациентка хастаханәдә ярдәм күрсәтелә. Аларның хәле авыр һәм уртача авырлыкта дип бәяләнә. Тагын 2 пациент амбулаториядә дәвалана. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы авария урынында 3 кеше үлемен теркәгән, дүртенче кеше коткарырга тырышсалар да, кызганычка, ул да үлә.
Әлеге урында Төмән – Каменка юлыннан урап узу оештырылган.