news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юлда фаҗига: һәлакәттә 16 яшьлек кызның аягы өзелгән

Квадроциклда баручы кыз "Лада Приора"га бәрелгән.

news_top
Юлда фаҗига: һәлакәттә 16 яшьлек кызның аягы өзелгән
Башкортстанның Белорет районында 28 августта коточкыч юл һәлакәте булган. Бу турыда bash.news хәбәр итте.

24 яшьлек машина йөртүче утырган “Лада Приора” квадроцикл белән бәрелешкән. Мототранспорт белән 16 яшьлек мәктәп укучысы идарә иткән.

Авариядә имгәнгән 16 яшьлек кызның аягының бер өлеше өзелгән. Аны хастаханәгә китергәннәр. “Лада” машинасында утырган 17 яшьлек пассажир да имгәнгән. Машина йөртүче авария урынын ташлап киткән.

Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, автомобильченең машина йөртү өчен таныклыгын алган булганнар.  Квадроцикл да тиешле теркәлү узмаган. Аны йөртүче кызның тиешле категориясе булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар