Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлда адекват булмаган йөртүчене ничек белергә?

Рульдә килеш телефоннан сөйләшүчеләрдән ераграк тору хәерле, ди белгеч.

news_top_970_100
Юлда адекват булмаган йөртүчене ничек белергә?

Юлда адекват булмаган машина йөртүче кисәк кенә тизләнеп китә, кисәк кенә тормозлый. Ул дистанцияне сакламый, утларын яндырмыйча гына, полосадан полосага күчеп йөри. Бу турыда автомобиль эксперты Егор Васильев «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, йөртүчеләрнең күбесе тәҗрибәсезлеге, яки стресс кичерүе аркасында юл йөрү кагыйдәләрен боза. Мондый йөртүчеләр, кагыйдә буларак, маневрларны бик акрын ясый, башкалар комачаулый.

Васильев рульдә килеш телефоннан сөйләшүчеләрдән ераграк торырга киңәш итә. Алар еш кына кирәкле борылышны узып китә, аннары шул урынга кабат бару өчен төрле сәер хәрәкәтләр эшли башлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100