news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юлчыларның иминлеген һәм өйгә тынычлап әйләнеп кайтуын тели торган дога

news_top
Юлчыларның иминлеген һәм өйгә тынычлап әйләнеп кайтуын тели торган дога
Фото: © «Татар-информ»

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин юлга (сәфәргә) чыкканда укыла торган, юлчыларның иминлеген һәм өйгә тынычлап әйләнеп кайтуын теләгән догаларның берсен тәкъдим итте.

«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Раббәнә әтинә мил-ләдүнкә рахмәтән вә хәййи’ ләнә мин әмринә рәшәдә».

«И Раббым! Безне үз рәхмәтеңнән ташлама, юлларыбызны уң утырт, сәфәребезне хәвеф-хәтәрсез һәм тыныч кыл. Гөнаһлардан, бәла-казалардан саклап, барыбызны да исән-сау, шатлык белән өйләребезгә, гаиләләребезгә әйләнеп кайтырга насыйп ит. Әмин».

Шулай ук юлга чыкканда кыскача түбәндәге сүзләрне әйтергә була:

«Бисмилләһи, тәвәккәлтү гәләллаһ, вә лә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһ»

«Аллаһ исеме белән, Аллаһка тәвәккәлләдем, Аннан башка көч һәм куәт юк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар