Непалдагы Мадхеш провинциясендә юлбарыс 55 яшьлек Кришна Прасад Шармага һөҗүм иткән. Бу хакта Republica басмасына сылтама белән KazanFirst хәбәр итә.
Гаммәви мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, ир-ат, терлек өчен азык алып кайтырга дип, скутерда урманга киткән һәм өенә әйләнеп кайтмаган. Туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Югалган ир-атны эзләүгә хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм хәрбиләр кушылган.
Нәтиҗәдә ир-атның калдыклары гына табылган. Полиция аның юлбарыс һөҗүм итү сәбәпле һәлак булуын раслаган. Ерткыч ир-атны ботарлап ташлаган һәм аның башын өзгән. Башын әлегә таба алмаганнар.
Тикшерү башланган.