Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юләр хатын (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

– Бабай, табибка барабыз бүген, әзерләнә тор, яме, мин машинага бензин салып кайтам да, китәбез.

Мөнир абзый кисәк әйтелгән хәбәрдән бераз каушап калды. Хастаханә юлында йөри башлаганына елдан артса да, алҗытты. Оныгы Зөһрә дә, борчылыр дип, кичтән әйтмәгәндер. Алдагы барганында да, юлга чыгасы бар диеп борчылып, төнен йокламый уздырды да, кан басымы күтәрелеп торды бабайның. Кисәк әйтелсә дә уйный инде кан басымы. Белмәссең инде картлыкны. Әллә ни җыенасы да юк югын. Урыныннан торып юынасы да, иртәнге ашны ашап, җылы машинага чыгып кына утырасы. Дару төймәләрен кабарга онытмаска кирәк икән әле тагын. Барысын да эшләде Мөнир абый. Нәфисә белән чәй эчеп алды да, Зөһрә кайтып җиткәнче, җылы тунын, бүреген киеп, ишек төбенә чыгып басты.

– Бабай, заправкада чират иде, кереп тормадым, юлда барганда берәрсендә салырбыз. Әле Казанга барып җитәрлек бар, кайтырга да әзер булып торсын, дип кенә чыккан идем, – диде Зөһрә, капкадан керә-керешкә.

Мөнир карт оныгы белән юлга кузгалды. Рульдә кыз бала булганга бераз борчылса да, Зөһрә башка вакытта сынатмый йөргәч, тынычланды.

– Менә бу фермаларның кирпечен мин ташыган идем, – диде Мөнир карт, бер авыл аша узганда.

– Хәтерлим мин аны, – диде кыз.

– Э-э, – диде карт акрын гына, ник әйттем, дигәндәй. Әллә тәнендәге, әллә җанындагы авыруының сыкравыннан акрын гына чыкты Мөнир абзыйның тавышы. Юл уңае тезелешеп калган фермаларны күргәч тә, яшьлегенә кайткандай ялкынланып сөйләмәкче иде дә, әллә чире, әллә хатирәләре туктатып калды.

Дәшми баргач, Зөһрә сорап куйды:

– Бабай, кәефең әйбәттер бит?

Оныгының йомшак итеп, кайгыртып сораганына күңеле булып, бабайның күзеннән яшьләр тәгәрәп төште.

– Әйбәт, әйбәт, кызым, борчылма.

Зөһрә радионың тавышын ачып куйды.

– Кызым, синең ашавың азмы әллә, бик ябык бит син. Кулларың да бигрәк кечкенә.

– Ашыйм да инде, бабай. Әнигә охшаганмындыр инде, әни дә таза түгел бит. Ябык булу – модада ул хәзер, бабай, симез кызлар диетада акча түләп торып ябыга, ә минем, ичмаса, ул яктан рәхәт, – диде Зөһрә, бабайга елмаеп карап.

– Акча дигәннән, бензинга акча бирим әле мин сиңа, кызым, – дип, карт түш кесәсен актарырга кереште.

– Юк, бабай, мин үзем акча эшлим бит хәзер. Үз акчаң үзеңдә торсын, кирәге чыгар. Әле дарулар да аласы булыр сиңа. Кичә генә 2 кешегә массаж ясап кайттым эштән соң, акчам бар, бабай, – диде кыз.

Шул мизгелдә бабайның да, кызның да күңелләрен сыздырып, әрнү узды. Әмма бер-берсенә сиздермәделәр.

...Зөһрәнең әнисе Нәфисә авылга эшкә килгән егеттән алданды. Сипкелле йөзеннән нур чәчеп торган кыз артыннан авыл егетләре йөрмәде. Аны авыл егетләре күрмәде дә бугай. Авыруы сәбәпле мәктәптә укый алмады кыз. Укытучылары өйгә килеп белем бирде. Әнисе, иптәшләре белән аралашып үсмәгәч кеше арасына керә алмый калыр, дип борчылса да, Нәфисә өйдә торып укуга сөенде генә. «Юләр», – дип көлгән малайлардан качасы килгән көннәре күп иде аның. Алай гынамы сиңа. Кызлары да малайлардан ким түгел. Җае чыккан саен, әллә нинди ямьсез сүзләр тагарга гына торалар кызга. «Аңгыра», «надан», «юләр»... Классташлары, авылдашлары теленә ул «юләр» булып керде. Акыл ягыннан җиңелчә авыруы булгандыр. Аның өстенә бер күзенең кылый булуы да өстәлде. Әмма ул һәрнәрсәне аңлый, яхшыны яманнан аера белеп үсте. Иң мөһиме – хатын-кыз эшен, йорт-җирне карау кебек көндәлек эшләрне өйрәнде. Аның кадәр чиста, пөхтә кыз чордашлары арасында булмагандыр да. Авылдашлары арасында гына түгел, «юләр» дип, үз өендә дә әйткәләделәр кызга. Үсмер вакыты җиткәч, әтисенең әнисен ачуланганын ишетте дә, ул көнне өендә кунмады кыз.

– Безнең нәселдә юләрләр юк, сезнең якта тулыр-тулмаслар, – диде әтисе.

Әнисенең ни дигәнен хәтерләми. Шул сүзне ишеткәч, өйдән чыгып йөгерде Нәфисә. Кояш батканны күзәтергә ярата торган урынына – тау артына барып утырды. Үзендә булган акылы белән күп нәрсәләргә төшенергә тырышты. «Юләр нинди кеше була ул, ник миңа «юләр» дип әйтәләр?» – дип, бака балаларыннан да сорап карады. Теге мескенкәйләр, зур күзләрен елт-елт йомып, кызның кечкенә учында уйнакладылар да, сикереп төшеп, чирәм арасына кереп югалдылар. Нәфисә аларны тагын эзләп тапты, тагын сорады. Тегеләре тагын сикереп төшеп качтылар.

Шулай бакалар, чәчәкләр, кошлар белән сөйләшә торгач, төн җитте. Кызны төнге караңгылык куркытмады. Аның тагын бер шундый сәер гадәте дә бар иде. Йоклаган җиреннән уянып, төнлә дә урам әйләнергә мөмкин. Ул гадәтен белгәч, «лунатик» дигән кушаматы да өстәлде. Яшенләп яңгыр яуганда урамга чыгып биергә, котырган буранда тау шуарга, тагын әллә нинди сәерлекләр эшләргә тәвәккәл булып үсте Нәфисә. Кешеләрдән читләште, дуслар таба алмады.

Әтисе әнисен орышкан көнне дә төнне чишмә янында үткәрде. Таң белән генә кайтты ул. Кайтыр юлда аны очратты. Авыл клубындагы күрсәтелгән кинодагы егетне. «Нәкъ шул»! Нәфисәләр авылына ничек килеп чыккан ул. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле егет үзе дә кызга битараф калмады. Нәфисә үзе дә төскә-биткә һинд артистларыннан калышмый. Дулкынлы озын чәчләре, озын керфекләре кызны серле дә, чибәр дә күрсәтте. Сипкелләрен генә бераз яшерергә тырыша иде кыз. Чөнки, әтисе сипкелле булуын да ошатмады. «Безнең нәселдә битенә бытбылдык кәкәй иткән кешеләр юк», – ди ул, кызын яратмыйча.

Ә егет ошатты сипкелләрен. «Бер сипкелеңне миңа бир әле», – диде ул кызга, беренче сүз башлаганда ук. Хи, битеңдәге ул тапны алып булсамы? Берне түгел, барысын да бирер иде кыз. Шулай уйлады да, егеттән күзен дә алмыйча, сипкелләрен сыпырды. Бу егет каян кайтып килә икән, кая бара икән, дип уйланды ул. Әле таң атып кына килә бит. Уйласа да, сорамады.

Шулай итеп күрешә башлады ике гашыйк. Нәфисәгә, 18е тулып, беркемнең дә «матурым», «сипкеллем» дигән матур сүзләр әйткәне булмады. Әйтерләр, дип уйлый да алмый иде. Һаман да шул кояш баеганын күзәтә торган чишмә янында егет һәр көнне кызның чәчләрен сүтеп үрде. Чәч толымнары арасына ромашка, зәңгәр чәчәкләр куеп, Нәфисәне күкләргә чөеп мактады. Нәфисә кинодагыча чырык-чырык көлде. Самими кыз күңеле гашыйк булды. Әмма 1 айдан егет китеп югалды.

Колхозга урып-җыюга ярдәмгә килгән студент егетләр, эшләрен төгәлләп, туган якларына таралышты. Нәфисә егет турында кемнән барып сорашырга да белмәде. Егетнең ниндидер зур шәһәр, анда күп кеше яшәве турында сөйләгәнен исенә төшерергә тырышты. Исенә төшерсә дә, сагынса да, егетне эзләп бара алмый иде. Чарасыз калды кыз. Сагыну-сагыш аны бөтенләй моңсуландырды. Көннәрдән бер көнне кыз тәмам аяктан егылды. Хәлсезләнгән кызны хастаханәгә алып киттеләр. Һәм Нәфисә 7 айдан кыз бала тапты. Авыл халкы, кызның әти-әнисе «аһ» итте.

Кемдер көлде, кемдер кызганды. Кырыс холыклы әтисе студент егетне эзләп тапты. Кыз белән егеткә никах укыттырды. Егет хәлле генә гаиләнең иркә малае булып чыкты. Кызны үзе белән алып китмәде, килә-китә йөрде. Нәфисәнең әнисе дә, кызын рәнҗетерләр, кимсетерләр дип кызганып, кызының үз янында калганына сөенде генә. Әмма, әти кеше Нәфисәгә элеккегә карый да кырысрак булды.

Көн яктысында, баласны алып, капканың урам ягына чыгарга ярамады. Әнисе югында бала үрсәләнеп елап ятса да, кулына алып юатмады. Хәтта кайчакларда Нәфисәгә кулын да күтәргәләде. Нәфисә әтисе өйдә чакта чыгып китү җаен карады. Кофта кесәсенә бер телем ипи кыстыра да чишмәлегенә йөгерә. Аңа монда беркем авыр сүз әйтми, беркем рәнҗетми. Күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр яуган көндә чишмәлектә утырган Нәфисәне түбән очта яшәүче Рәшит абый күреп алды. Сарыклар көтәргә чыккан Рәшит абый кыстыбый, җимешле чәй белән сыйлады кызны.

– Кызым, син болай тауларда качып йөрмә. Атаңнан куркып монда килгәнеңне беләм. Син безнең өйне беләсеңме? Андый чакларда син безгә кил. Фәгыйлә әбиең кызларны бик ярата, бездә кызлар да күп. Мин әбиеңә әйтеп куярмын. Атаңа безгә килгәнеңне әйтмәсәң дә яхшырак, кайда икәнеңне белмәсен, – диде.

– Ярар, – дип баш какты Нәфисә.

Өенә кайткач, әнисеннән авылдаш Рәшит абыйсының ни өчен үзенә «кызым» дип дәшүен сорады.

– Авылда игелекле кешеләр күп бит, кызым. Олы кеше бөтен кешегә дә шулай әйтә, исемеңне дә белмидер ул синең, – дип күкрәгенә кысты әнисе.

Әле ярый әнисе ярата кызны. Ялгышлыкларына, мәктәптә укый алмавына да карамый, ярата аны әнисе. Нәфисә дә кечкенә Зөһрәсен шулай ярата, яратырга, әнисенә охшарга тырыша.

Әтисе шул кичтә үк исереп кайтты Нәфисәнең. Эчмәгәндә дә холкы усал әтисе, аракы да эчкәч, бөтенләй явызлана. Кыз бакча артлатып кына Рәшит абыйларына йөгерде. Капка төбенә килеп җиткәч тә, керергә кыенсынып калды кыз. Аларда кызлар күп бит, көләрләр, дип уйлады. Кире өйгә кайтыйм дип борылган иде, клубтан кайтып килүче игезәк кызлар күреп алды. «Без сине көндез үк көттек, бәбәй белән икегезгә урын әзерләп куйдык. Әти без үскән бишекне элде, әйдә, әйдә», – дип җитәкләп, этеп диярлек алып керделәр. Шул арада берсе Нәфисәгә чәй әзерләде, коймаклар китереп куйды. Икенчесе кечкенә Зөһрәне бишеккә салып тирбәтеп карады. Үзенә булган җылылыктан ихласланып, чырык-чырык көлде Нәфисә.

Бу йорттагы игезәк кызлар шәһәргә укырга чыгып китте ул көздә. Мәктәптә укучы икенче бер кызлары Гөлназ Нәфисәдән күпкә кече булса да, аның белән дә дуслаштылар. Нәфисә, кызы бишектә йоклаганда, Гөлназга иптәшкә курчаклар белән дә уйнады. Яше барса да балалыктан чыгып бетмәгән иде әле кыз күңеле. Әмма, чисталыгы, һәр эшне төгәл башкаруы кызга әзме-күпме уңыш та китерде. Әтисеннән качып Рәшит абыйларына килә-китә йөргәндә, Фәгыйлә әби аны бәйләү, чигү эшенә өйрәтте.

Зөһрә өченчегә укырга кергән елны, Нәфисәнең әтисе икенче авылга күченеп китте. Әтисенең әнисеннән аерылуында үзен гаепле санады кыз. Әтисе кызының «юләр» булуын яратмагандыр, шуңа киткәндер, дип уйлый иде ул. Укый алмаса да, уйлый белде Нәфисә. Әнисе әтисе киткәнгә нык борчылды. Көннән-көн үз эченә йомылды. Берничә елдан Нәфисә бөтенләй ятим калды. Сыер-бозауга печән, салам хәстәрлисе, мунчага утын әзерлисе чакларда, «их!» дип куйган чаклары күп булды.

Мөнир белән дә шул утын хәстәре артыннан йөргәндә танышты ул. Мөнир – авылга ферма төзелешенә килеп, шул авылда яшәп калган ялгыз ир иде. Кемдер «төрмәдән кайткан», кемдер «шәһәрдән хатыныннан аерылып кайткан» дип сөйләде. Нәфисә аны-моны уйлап тормады. Кулы эш белгән ирне йортка кертте. Үзеннән 17 яшькә олырак булса да, куркып калмады. Иптәш булыр, балама әти булыр, дип уйлады.

Йортта ир була белде Мөнир. Каралты-кураны төзек тотты. Элек үзе торган иске йортны сүтеп, мунчага яктылар. Хатынлы, йортлы булуына үзе дә куана иде булса кирәк. Яши башлаган 1-2 елда Зөһрәне дә яратты. Кыерсытмады. Әмма, соңрак «батырая» башлады Мөнир. «Мин өйләнмәсәм, кемгә кирәк идең син, юләр хатын», – дип, Нәфисәне мыскыллаудан тәм тапты. Бик каты исереп кайткан көннәрдә Зөһрәгә дә өлеш чыкты. «Итекне салдыр, чалбарны салдыр», – дип акырды. Ул кайтканда әни белән кыз чәйләп утырган вакыт булса, миннән башка яшереп ашыйсызмы, дип, өстәлне әйләндереп кенә каплады.

Соңрак, үзе эшләгән акчасын үзенә генә тотарга өйрәнде. Имеш, Нәфисә беркая эшләми, Мөнир акчасына яши. Нәфисәнең азмы-күпме группа акчасы килеп бара, аны акчага да санамады. Ә үз хезмәт хакын алып, бер атнада эчеп бетерсә дә, үзен күп акча эшләүгә санады. Бер атнага да җитмәгән хезмәт хакыннан тәмәкегә, аракыга да акча кирәк иде. Тәмәке, аракы беткән көннәрдә өйдә тавыш чыкты. Кибетнең эш сәгате беткәч кенә тәмәкесе беткәнлеге исенә төшсә дә, Зөһрәне кибеткә йөгертә иде. Кибетченең өенә барып, елый-елый, тәмәке бирүен сорый иде Зөһрә сатучыдан. Сатучы Шәмсия хәлгә керде. Тәмәке, аракыны өенә алып кайтып куя торган булды. Мөнир кыз баланы мыскыллаудан тәм тапты. «Әнә ничек йөгереп йөри минем өчен», – дип көлә иде, капка төбендә тәмәке пыскытып утырган ирләр алдында кәперәеп.

Үсмерлек чорына кергән кыз өчен чит ирнең аларны шулай мыскыллап яшәве күңелен әрнетте. Әнисен дә кызганды. Мөнирне чыгарып җибәрсәләр дә, килеп-китеп йөреп, тыныч яшәтмәячәк. Холыксыз булса да, малга – печән, мунчага утын әзерләү эшен Мөнир абыйсы башлап йөри. Мал-туарны әнисе карый каравын. Мөнир колхоз эшеннән кайта да диванга телевизор каршысына кереп ава. Яткан җиреннән төкереп, чиста урын-җирне пычракка буяп та күңелгә тия. Эшеннән тузынып кайтса, юктан гаеп эзләп, тавыш чыгара. Чолан идәнендәге чиләкләргә дә тынгы юк андый көннәрдә, берәм-берәм ишегалдына очып чыгалар. Бер дә юкка. Бер сәбәпсез.

Ә берсендә Мөнирнең яңа ферма төзелешендә эшләгән чагы иде. Укудан яңа гына кайткан Зөһрәгә тәмәкесе беткәнлеген әйтеп, кибеткә барып, эшенә тәмәке китерергә кушты. Барырга теләмәсә дә тыңлады кыз, тәмәке илтмәсә, кичкә тавыш чыгачак. Тиз генә тәмәке алды да фермага йөгерде. Төзелеш барган торак янына килеп җиткәч тә, Мөнир абыйсының, кызып-кызып, иптәшләренә Зөһрә турында сөйләгәнен ишетеп алды. «Мин теләсәм, кочагыма да керә әле ул», – диде Мөнир. Шешәдәш дуслары, юкны сөйләмә дигәндәй, шаркылдап көлделәр. «Менә бүген үк үземнеке итәм», – диде ир.

Мөнир батыраеп кайтып кергәндә, кызның идән юган вакытына туры килде. Ир, кызның өйдә үзе генә булуыннан файдаланып, начар уен башкарырга уйлады. Кызны кочакламакчы булып, күкрәгенә үрелде. Зөһрә бар көченә тартылып аның кулыннан ычкынды да, сулы чиләген Мөнир өстенә ыргытып, чыгып йөгерде. Абзарга кереп, үрсәләнә-үрсәләнә елады. Артыннан килеп чыгар да тагын ябышыр дип уйлады. Тик, Мөнир чыкмады. «Үтердемме икән әллә», – дип куркуга калды кыз. Кулына себерке сабы тотып, кире өйгә керде. Мөнир, юешләнеп бетеп, идән уртасында утыра иде. «Анаңа әйтмә, мин сине сынап карамакчы гына идем, башка кагылмыйм», – диде Мөнир.

Менә шушы хәл кызның да, ирнең дә тормышын бераз үзгәртте. Зөһрә әнисенә бу хакта әйтмәде. «Әйтеп, әни хәл итәрлек хәл түгел, мин укып бетерермен дә чыгып китәрмен, әни тагын ялгыз калыр, саулыгы да юк. Мөнир абый бәлки үзгәрер, яше дә бара бит», – дип уйлады кыз. Әмма сак һәм куркусыз булырга кирәклеген аңлады. Курыкканыңны бер күрсәтсәң – бәйләнәчәк, элеккечә мыскыллап яшәячәк, дип уйлады.

Мөнирнең барыр җире юк. Кызның эшчән генә түгел, үзен яклый алырлык батыр да булып үсеп килгәнен дә аңлады булса кирәк. Ни дисәң дә, мәктәптә кул көрәше түгәрәгенә йөрүче кызның кулы катылыгын, көчен тойды.

Зөһрә, әнисенә охшап, тулы буй-сынлы, озын дулкын чәчле чибәр кыз булып үсеп җитте. «Алма кебек тулып пешкән» диләр андый чибәр кызларга. Мәктәптә тырышып укыды. Бигрәк тә хезмәт дәресен яратты. Ни дә булса эшләргә, һөнәр алырга иде аның уе. «Мин дә күп итеп чәчәкләр бәйлим дә сатам, аннан фатир алам. Әнине шәһәргә үз яныма алам», – дип хыялланды мәктәптәге түгәрәк укытучысы чәчәкләр бәйләргә өйрәткән беренче дәрестә. Кызның хыяллары зурдан иде. Әмма, 50 сумлык чәчәк сатып фатир алып булмаслыгын көннән-көн аңлады. Мәктәпне тәмамлагач, медицина буенча укырга керде. Күрше авылга фельдшер булып эшкә кайтты. Массаж ясарга курслар узды. Буш вакытларында массаж ясап та акча эшләргә өйрәнде.

Яшь барган саен Мөнирнең саулыгы какшады. Аяклары йөрмәс булды. Зөһрә аңа көн дә массаж ясады.

– Әйдә, бабай, үзем дәвалыйм мин сине, – диде Зөһрә.

– Нинди бабай булыйм инде мин, чит кеше бит мин сиңа, – диде Мөнир, уңайсызланып.

– Менә минем бабаем да, әтием дә юк. Хет син бабай бул инде, – дип көлде кыю кыз Зөһрә.

– Алайса, син миңа онык буласыңмы? – диде карт.

– Онык булам инде, – диде кыз, Мөнирнең аяк бармакларын угалап.

Менә шундый сөйләшү булды кыз белән бабай арасында.

Халык телендә «юләр» исеме алган Нәфисә менә шундый игелекле, кыю кыз үстерде. Сабырлыклы, үзенә начарлык эшләүчегә дә ярдәмчел булып кала белгән кыз үстерергә аңа кем ярдәм итте икән?! Янында беркеме юк иде. Аны хуплап, үсендереп торучы да булмады.

Хастаханә коридорында чират торучылар бабасының иңеннән тотып, кайгыртып йөргән кызны күреп, сокланып күзәтте.

– Нинди игелекле бала, мондый яшьләр калган икән әле...

– Бабасы карап үстергән бит, хәзер балалары, оныклары карарга тиеш...

– Акчасы күптер бабайның, шуңа өметләнеп йөри яшьләр, карарлар, бар, болай гына, – диде тагын да усал теллесе...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100