news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юл уртасында торган караватта ир-ат мәете табылган (видео)

Җәймә  белән капланган ир-ат мәете машиналар күп йөри торган юл уртасында торган.

news_top
Юл уртасында торган караватта ир-ат мәете табылган (видео)

Согуд Гарәбстанының Абха шәһәрендә юл уртасында торган караватта ир-ат мәете табылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Куркыныч табылдыкны узып баручылар күреп ала. Юл уртасында торган караватта мәет ята. Аның өсте җәймә белән капланган була. Шаһитлар полиция чакырта. Урынга килгән хокук саклаучылар караватка бәйләп куелган 30 яшьлек ир-ат мәетен күреп ала.

Бу ир-атның күп тапкыр атып үтерелгән булуы ачыклана. Аның тәнендә берничә дистә ядрә табыла. Бу кешенең мигрант булуы билгеле.

Хәзерге вакытта бу эшне полиция тикшерә. Мигрант ир-атны юлда атып үтергәннәрме, әллә үтереп юлга чыгарып куйганнармы — әлегә билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар