Юл төзелешендә эшләүче егет: «Тырнак ясау яхшырак чыга икән, нәрсәгә юлда эшләп йөрергә?»
Тырыш, максатчан Илнур Кәримуллин юл төзелешендә эшли. Ул юл билгеләре куя. 22 яшьлек көрәшче егетнең төпле фикерләрен, ир белән хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы уйларын тәкъдим итәбез. Яшь белгеч күпләргә бик үк таныш булмаган юл төзелеше дөньясын да ачты.
Илнур Кәримуллин 2000 елның 30 сентябрендә Чаллыда туган, аңа 2 яшь булганда, әти-әниләре Мамадыш районы Түбән Яке авылына күченә. Илнур авыл мәктәбендә 9 сыйныф укыгач, Мамадышның 2нче лицеенда белем алуын дәвам итә. Әтисе Рифнур «Газпром»да эшли. Әнисе Гүзәлия – инглиз теле укытучысы. Энесе Айрат һәм сеңлесе Алия бар. «Без аны бик көттек. Быел аңа 10 яшь тулды», – дип яратып телгә алды Илнур сеңлесе турында. Әмма безнең сөйләшүебез башта көрәш темасына кереп китте.
– Балачагым бик мавыктыргыч булды. Спорт, аеруча волейбол, футбол, регби белән шөгыльләндем. Иң яратканы, әлбәттә, көрәш, үземне күпме хәтерлим, шуның кадәр шөгыльләнәм. Әти, бабай, аның әтисе дә – барчасы да көрәш белән шөгыльләнгән. Көрәш канга сенгән – ниндидер дәрәҗә алу теләге яши миндә.
Лицейдагы «башлы» балалар белән узыша-узыша укуы кызык иде. Үзем гуманитар сыйныфта укысам да, математиканы бик ярата идем. Берара полициядә эшләү хыялы белән яндым. Иңемдә йолдыз күрәсем килгәндер инде. Шуңа тарих белән җәмгыять белемен тапшырырга уйлаган идем. Тик ул шулай хыял гына булып калды. Чыгарылыш сыйныфка җиткәч, юнәлешне кире үзгәрттем дә, ахыр чиктә профильле математика һәм физика бирергә булдым.
Әни кич белән мәктәпкә репетитор буларак йөри, 5 яшемдә, аңа ияреп, мәктәпкә бара идем. Мәктәпнең спорт залы һәм көрәш белән шөгыльләнә торган залы бар. Шунда көрәш карый идем. Мәктәпкә укырга кергәч, үзем йөри башладым. Иң беренче ярышым 3нче сыйныфта булды. Мамадышның көчле көрәшчесе белән көрәшергә чыктым. Ул да минем сыман 30-36 килограммлы яшь малай. Аңа җиңелдем дә, кәефем төшеп, өйгә кайтып киттем. Әмма ул миңа көчле мотивация бирде.
Көрәштә нинди уңышларың бар?
Югары уку йортлары беренчелегендә, Татарстан һәм Россиядә яшьләр арасында беренче урынны яуладым. Ел саен район Сабан туенда катнашам. Быел Мамадышта 2нче урынны яуладым. Мамадышта 1нче урынны алуы кыен. Балык Бистәсендә катнашып, икенче тәкәмне оттым. Анда «минеке – синеке»нә бүлеш юк. Минем максатым – ул көрәш буенча спорт мастерлыгына ирешү. Әлбәттә, бу – җиңел эш түгел. Әмма мин тырышачакмын.
Мин үзем – кызу канлы кеше. Көрәш ул кызу канны тынычландыра.
Белгәнемчә, син әле студент.
Әйе. 11 сыйныфтан соң күпләрнең хыялы булган Казан дәүләт университетына керәсем килгән иде. Ләкин бюджетка баллар җитмәде. Аннары Казан дәүләт төзелеш университетына кердем. Анда мин юл төзелеше белән бәйле юнәлешне сайладым. 4 ел укыганнан соң, магистратурага да керергә булдым. Әмма бу юлы читтән торып укыйм. Хәзер күбрәк акча эшләү белән мәшгуль.
Студент вакытта теләсә кайсы эшкә тотынасың инде ул. Ризык ташуда да, йөк төяүче булып та эшләдем. Уку буенча практикада безне төрле оешмаларга җибәрделәр. Мин «Магистраль 1» дигән оешмага кердем. Шунда 2 ай эшләдем. Уку беткәч, «Волгодострой»га мастер булып кердем.
Юлны җирдән үк башлап асфальтына кадәр күтәргән дә булды. Эше бик авыр. Иртәнге 5тә чыгып китеп, төнлә яки иртә белән кайта идек. Хәтта минем туган көнне дә асфальт салдык. Кыскасы, туган көнне күрмәдем. Безнең төрлечә эшли торган бригадалар бар. Кич белән эшлиләр, төнлә белән дә. Шуңа күрә, ничек тә булса җайлашырга тырышабыз.
Аннан киткәннән соң, «Мостинжпроект» дигән проектлау оешмасына кердем. Ләкин ул безнең профиль түгел иде. Минем юнәлеш булмагач, мин анда бик аз эшләдем. Соңгы курста күпер төзүчеләр һәм юл төзүчеләргә бүленеш бар иде.
Хәзер «СТим» дигән оешмага кердем. Ул Белоруссиянеке, төп оешмасы Брестта. Казанда алар әкренләп җайлашып, үз эшен үстерә. Якынча 5 кенә ел эшлиләр. Объектлар Татарстанда да, ил буенча да бик күп.
Синең эшең нидән гыйбарәт?
Безнең вазифа – бригадаларны материал белән тәэмин итеп йөрү. Шулай ук документлар белән эшлибез. Һәр районның үзенең кураторлары белән уртак тел табарга кирәк.
Мастерның тагын бер вазифасы – ул юл хезмәте иминлеге хезмәткәрләре белән эшләү. Алар белән эш тагын да катлаулырак, чөнки каядыр «разметка» туры килмәсә, «знаклар» белән чагышмаса, аны яңадан ясарга кирәк. Аның өчен бригаданы кире объектка кайтарырга кирәк. Шуңа күрә я эшне вакытында контрольдә тотасың, я бөтен эшне яңадан башлыйсың.
Бу өлкәдә әле мин озак кайнамасам да, эшем бик ошый. Һәр көн син каядыр барасың, руль артында. Яңа җирләр күрү мөмкинлеге булу эшкә якынайта гына.
«Разметка» белән машина йөрткән һәр кеше таныш. Мәсәлән, разметка 1.1, 1.2, 1.3 һәм башкалар.
Безнең оешма бөтен юлда булган буяу белән ягылган билгеләрне ясый. Хәзер күбесенчә федераль һәм региональ юлларны алабыз.
Разметканың төрләренә килгәндә, монда барысы да гади. Сез юлда күрә торган разметкалар – ул буяу, ягъни «краска» дип санала. Һәм кулланырга иң җайлы булган материал булып тора.
«Красканың» икенче төре була. Ул – «холодный пластик» дигән материал. Ул шул ук буяу, аны гади кешегә аеруы авыр. Ул шундый ак һәм сыек. Әмма куллану технологиясе башка.
Иң мөһим аермасы аның – бәядә. Әлбәттә, буяу очсызрак. Термопластик – иң кыйммәте. Аңа бик күп ягулык сарыф ителә.
«Краскага» гарантия 3 ай бара, «холодный пластик»ка – 6 ай. Иң чыдамлысы – ул термопластик.
Термопластик – казанда аш кайнаткан кебек ясала торган материал. Анда коры составта булган пластикны кушалар һәм җебетеп, кайнатып, болгатып ясыйлар.
Разметкаларны трактор кебек «Контур» дигән бәләкәй машина тидереп йөри.
Һәр материалның үз кулланылышы була. Мәсәлән, буяуны реконструкция яки ремонт барган җирдә тидерәләр.
Термоплатик яңа салынган юлга гына бара. Асфальт составындагы битум белән ул бик яхшы ябыша һәм бик чыдамлы булып санала. Һәр 3 материалны да яңгыр вакытында тидерергә ярамый. Югыйсә, ул бик тиз кубачак.
- Битум – нефтьне җилләтү продукты. Углеводородлар һәм аларның азотлы, кислородлы, күкертле һәм металллы тудырылмалары катнашмасы булган продукт.
Мәсәлән, былтыр Әлмәт ягында юл сызыкларын «холодный пластик» белән ясаган идек. Һәм ул яңгырлы көнгә туры килде. Гарантиясе үтәлмичә, оешмага зур зыян килде.
Быел Татарстанда ничә квадрат метр разметка тидерелергә планлаштырыла?
Безнең объектның планында – 388 000 квадрат метр разметка. Анда бүтән участок ясаучы тагын башка организацияләр дә бар.
Яшь егетләргә әлеге эшне киңәш итәр идеңме?
Әйе. Биредә 60тан 90 меңгә кадәр хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар. Әгәр машинада күп йөрү, кеше белән аралашу сезнеке икән, бу эш сезгә туры киләчәк.
Юл эшендә олыларга караганда, яшьләр күбрәк эшли. Олы яшьтәгеләргә юл өстендә эшләү авыррак бирелә, чөнки гел игътибарлы булырга кирәк. Ә без инде беләбез, яшең олырак булган саен, игътибарлылык кими.
Хәзерге заманда егетләр мондый «ирләр» эшен түгел, ә маникюр ясауны сайларга мөмкин. Син моңа ничек карыйсың?
Һәр кеше үзенә ошаган һөнәр белән шөгыльләнергә тиеш. Әгәр тырнак ясау аның яхшырак килеп чыга икән, нәрсәгә аңа юлда эшләп йөрергә? Кешенең сүзенә карарга кирәкми. Мин үзем дә, бирегә урнашканчы, күңелемә яткан эшне сайларга тырыштым. Ошамый торган эштә эшләп булмый. Бу – факт. Ошамаган эштә эшләгәндә вакыт та озак үтә. Берәр кайчан барыбер килеп чыгачаксың.
Йөргән кызың бармы?
Әйе, бар. Кызым мине аңларга тырыша, шулай да планнарыбыз өзелгәндә, кәефсезләнгән чаклары булгалый. Аны да аңлыйм. Иртәгә кая булачагымны белмәү – күп кешегә ошамый торган әйбер. Бер яктан карасаң, ул кызык. Син иртәгә кая барачагыңны белмисең, нинди кешеләр сине көткәнен, нинди эшләр башкарачагың билгесез. Юлда йөрү уйларымны тәртипкә салырга булыша.
Булачак хатыным мине яратырга тиеш. Минем белән горурлансын, мине үзенчәлекле кеше итеп күрсен иде. Шуңардан гына төзелә яхшы матур гаилә. Кыз кеше күз алдында ул «кыз» инде. Аның сүзе үзе әйтеп тора. Матур, юаш, балаларны ярата торган. «Алтын хатын» булыр өчен күп кирәкми. Ире: «Шикәр кара төстә», – дип әйтә икән, хатын да моның белән ризалашырга тиеш. Ә акмы икәнен аннары да сөйләшә аласыз.
Авылда маллар асрыйсызмы?
Әлбәттә. Авылда малсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Сыерлар 4 баш. 2 сыер һәм 2 тана. Куяннар да асрыйбыз. Алар бик күп. Мин аларның хәтта төгәл санын да белмим. Эт, мәче, тавыклар инде.
Мал асрау хәзер, киресенчә, отышлы. Продуктлар натураль, үзеңнеке. Һәрхәлдә терлекнең нинди шартларда үскәнен беләсең. Мин белгән авыл кешеләре эшсез тора торган кешеләр түгел.
Киләчәктә кайда торасың килә?
Авыл малае булгач, күңелне авылга тарта. Анда яшисе килә. Әмма авылда эш булмагач, кайтып булмый. Хәзерге вакытта эшсезлек – төп сәбәп булып тора. Авылның чиста һавасы, натураль продукциясе – авыл кешесе өчен бик мөһим. Бикләнеп 4 стена эчендә яту түгел инде.
Рәхмәт, Илнур! Эшеңдә зур уңышлар сиңа.