Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл һәлакәтендә гомере өзелгән студентның әнисе: кызымны бәрдергән шофер безнең белән очрашудан кача

КФУның II курс студенты, сәләтле балалар лицей-интернаты һәм Вахитов исемендәге гимназия укучысы, Буадагы картинг-клубта шөгыльләнгән Зөлфия Садыйкованың җәяүлеләр кичүендә һәлак булуына бәйле җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

news_top_970_100
Юл һәлакәтендә гомере өзелгән студентның әнисе: кызымны бәрдергән шофер безнең белән очрашудан кача
Укуда һәм спортта уңышларга ирешкән, вуз тормышында актив катнашучы, ярдәмчел, тәрбияле, киң күңелле, акыллы һәм чибәр – Зөлфия Садыйкова дуслары һәм туганнары күңелендә нәкъ менә шулай калачак. Аның тормышы көтмәгәндә һәм мәгънәсез рәвештә, аңа нибары 19 яшьтә булган чакта өзелә.

Кыз Казанның Гвардия урамында көндез җәяүлеләр кичүеннән юл аша чыгып барганда, аны кызыл төстәге «КИА Рио» автомобиле бәрдереп китә. Рульдә 30 яшьлек хатын-кыз була. Бу вакыйгадан соң ярты ай узган инде.



«Казандагы вузларның берсендә укытучы булып эшләүче әлеге ханым безнең белән очрашудан качып йөри. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылды, безне тикшерүчегә чакырдылар. Аңа нинди җәза бирүләрен теләр идемме? Белмим дә инде... Кечкенә баласы бар дип әйтәләр... Аны җәзага тартырга кирәк, әлбәттә. Әмма нинди җәзага? Анысын әйтә алмыйм...», - ди кызның әнисе Энҗе Садыйкова.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, авария 15 сентябрь көнне 13.30 сәгатьтә Гвардия урамындагы 37/17нче йорт янында килеп чыга. Авыр тән җәрәхәтләре алган кызны хастаханәгә озаталар. 17 сентябрьдә аның йөрәге тибүдән туктый.



«Бик кызганыч, әлбәттә. Кызым бик яхшы укыды. Беренче курсны яхшы билгеләренә генә тәмамлады, төркемнең старостасы иде... Мин юл һәлакәте килеп чыккан урында булдым. Ул «Сирень» кафесы тукталышы янында гына, анда юл өч рәтле. Машиналарның ике рәте аны үткәреп җибәргән, өченчесе – юк... Мин үзем дә машина йөртәм. Анда тизлекне чикли торган билге (сәгатенә 40 чакрым) тора, ул («КИА Рио» шоферы – Редакция иск.) туктарга өлгерергә тиеш иде», - ди ачынып Энҗе Садыйкова.

«КИА Рио» йөртүчесен 5 елга ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный

Кызның әнисе әйтүенчә, Зөлфия алты ел дәвамында картинг белән шөгыльләнгән, ТР Мәгариф һәм фән, Эчке эшләр министрлыклары кубогына республика ярышларында катнашкан, призлы урыннар яулаган. Казанда Универсиада авылы тулай торагында яшәгән.



«Минем өчен Зөлфия гаҗәеп кеше булды һәм шулай калачак та. Ул һәрвакытта да кешене тыңларга, акыллы киңәшләр бирергә вакыт тапты. Зөлфия бик чибәр, киң күңелле, ягымлы, акыллы кыз иде. КФУның юридик факультетында яхшы билгеләренә генә укыды. Киләчәккә бергәләп планнар кора идек, кызганыч, алар инде чынга ашмаячак», - ди Зөлфиянең апасы Лилия Садыйкова.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, юл һәлакәтенә кагылышлы материаллар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә тапшырылган.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, «Юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән транспорт чараларын эксплуатацияләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.



«Әлеге маддә буенча каралган иң зур җәза – биш елга иректән мәхрүм итү. Без бу эш буенча гадел карар кабул ителсен өчен барысын да эшләячәкбез. Алар ягыннан мөнәсәбәт нинди булса, безнең яктан да шулай булачак. Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле ханым һаман да безнең белән очрашудан качып йөри. Минем йөзләгән шундый очракка тап булганым бар. Һәм мин, яклаучы буларак, аның гаепле икәнлегенә тулысынча ышанам һәм ул катгый җәзасын алырга тиеш», - ди адвокат Назыйм Гыйматдинов.

Машина йөртү таныклыгының вакыты чыккан булган

«КИА Рио» автомобиле белән идарә иткән ханымның машина йөртү таныклыгының вакыты чыккан булган.

«Аның машина йөртү таныклыгыннан башка рульгә утырырга хакы юк. Авария тәүлекнең якты вакытында килеп чыккан, көн аяз булган. Ул («КИА Рио» шоферы – Редакция иск.) юлда яткан кыз янына килеп тә басмый. Үз автомобиленә зыян килгәнме-юкмы икәнлеген тикшерә дә, берни дә булмагандай машинасына кереп утыра. «Ашыгыч ярдәм» машинасын кем чакыргандыр, анысын әйтә алмыйм», - дип ассызыклады адвокат.

Шунысы кызганыч, Татарстан башкаласында җәяүлеләр кичүендә юл-транспорт һәлакәтләре шактый еш булып тора. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быелның 8 аенда Казанда җәяүлеләр кичүендә 196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 197се төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Казан урамында булган коточкыч фаҗига Зөлфиябезне якты дөньядан алып китте… Зөлфия безнең коллективка X сыйныфта кушылды һәм аның аерылмас өлешенә әверелде... Акыллы, актив, намуслы, хезмәт сөючән һәм бик тә чибәр... Безнең Зөлфия әнә шундый иде... Хәзер инде ул арабызда юк... Моңа ышанасы да килми...», - дип язган аның сыйныф җитәкчесе Талия Рәхмәтуллина Зөлфиянең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100