Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл һәлакәтендә бер гаиләдән өч кешенең гомере өзелде

Башкортстанның Чакмагыш районында Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле автомобиль юлының 64 нче километрында булган авариядә бер гаиләдән өч кеше үлгән.

news_top_970_100
Юл һәлакәтендә бер гаиләдән өч кешенең гомере өзелде

Башкортстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматыннан күренгәнчә, ВАЗ-2107 машинасы белән идарә иткән 45 яшьлек ханым тиешле урында BMW-525 йөртүчесенә юл бирмәгән дип фаразлана. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Хатын-кыз һәм аның 24 яшьлек улы һәлакәт урынында ук үлгән. Арткы утыргычта булган 17 яшьлек улы җирле хастаханәнең реанимация бүлегенә озатылган. Тик табиблар аны коткарып кала алмый: ике сәгатьтән аның йөрәге тибүдән туктый. 

Ведомство мәгълүматы буенча, вафат булган ханымның 4 ел элек автоһәлакәттә ире үлгән. Тулы бер гаиләнең гомере авариядә өзелгән дигән сүз.

Иномарка руле артында булган 48 яшьлек кеше һәм аның 24 һәм 37 яшьлек пассажирлары төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100