news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юл кырыеннан ат җитәкләп барган кызны таптаткан машина йөртүче йөрәк өянәгеннән үлгән

Ат сискәнеп, арт аякларына баскан һәм кызны машина астына тибеп керткән.

news_top
Юл кырыеннан ат җитәкләп барган кызны таптаткан машина йөртүче йөрәк өянәгеннән үлгән
https://pixabay.com

28 апрельдә Мурманск өлкәсендәге Апатиты шәһәрендә юл кырыеннан 17 яшьлек кыз ат җитәкләп бара. Шул чакта бу кызны Geely машинасы бәрдерә. Бу турыда Север.Пост сайты язды. 

Юл һәлакәте ипи пешерә торган завод тирәсендә була. Ат узып баручы машиналардан сискәнә һәм арт аякларына баса. Шул чакта ат кызны Geely машинасы каршына тибеп чыгара. Машина йөртүче тормозга басарга өлгерә. Машина белән 1972 елда туган ир-ат идарә итә.

Имгәнгән кызны хастаханәгә озаталар. Аның хәле бик авыр дип бәяләнә. Кызны санавиация ярдәмендә Мурманск шәһәренә җибәрергә җыеналар.

Авария урынында машина йөртүчегә дә табиблар ярдәме кирәк була, аның йөрәге авырта. Тикшерү күрсәткәнчә, ир-ат авария вакытында аек була.

Шул ук көнне кичке якта ир-атның кабат хәле китә, аны хастаханәгә озаталар. Кичке сигез тирәсендә ул үлә. Якынча белешмә буенча, ир-атка инфаркт булган.

Ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләренә сөйләгәнчә, ул юл кырыеннан бара торган атның арт аякларына баса башлавын күреп ала, тормозга баса. Шулай да машинасын бөтенләй туктатып бетерә алмый, диелә хәбәрдә.

«Хибинформбюро» хәбәр иткәнчә, кыз атны йөгәненнән тотып җитәкләп барган. Авариядән соң ат качып киткән. Шаһитлар сүзләренчә, аннары ат үзе атлар клубына әйләнеп кайткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар