news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юл кырыена төшеп киткән машинадан чыга алмыйча, яшь егет янып үлгән (һәлакәт мизгеле видеода)

«Лада» машинасы идарәсен югалткан. Кырыйга төшеп киткән машинага мизгел эчендә ут капкан.

news_top
Юл кырыена төшеп киткән машинадан чыга алмыйча, яшь егет  янып үлгән (һәлакәт мизгеле видеода)

6 октябрьдә Чувашстанда М7 федераль трассасыннан баручы автомобиль юл кырыена төшеп киткән һәм яна башлаган. Машина эчендәге ир-ат янып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Юл һәлакәте Моргауш районының Юнгапоси авылы тирәсендә була. «Лада» машинасы идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп китә. Берничә мизгел эчендә машинага ут каба. Җиңел машинаны йөртүче 25 яшьлек ир-ат яна торган машина эченнән чыга алмый һәм һәлак була, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлегә фаҗиганең сәбәпләре билгеле түгел.

«Лада» автомобиле юл һәлакәтенә очраган мизгел сурәтләнгән видео кадрлары na-svyazi.ru сайты каналында чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар