Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафны ярты бәядән генә ничек түләргә?
Автомобиль юлларында куелган видеокамералардан килгән штрафларны берничә сайтта карап һәм түләп була.
Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны карау өчен рәсми сайтлар бар. Биредә үк штрафны онлайн түләү дә оештырылган. Ун көн эчендә түләгән очракта, штрафның яртысын гына түлисе була.
ЮХИДИ сайтына кереп, машина номеры һәм регистрация талонындагы саннары күрсәтеп, килгән штрафны табу мөмкинлеге бар.
Шулай ук Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында да штрафларны карау мөмкинлеге булдырылган.
Россия Дәүләт хезмәтләре сайтында да штрафларны түләп була.