news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ялган штрафлар җибәрә башлаганнар

news_top

Мошенниклар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ялган штрафлар турында хәбәрләр тарата. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мондый алдау очракларын берничә билге буенча ачыкларга мөмкин булуын искәртә.

Әгәр штраф салу турындагы карарлар һәм квитанцияләр электрон почтага яки мессенджерга килсә, бу – мошенникларның хәйләсе. Чын штраф турындагы мәгълүмат «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта яки ЮХИДИ сайтында күрсәтелә.

Моннан тыш, штраф түләү өчен банк реквизитлары күрсәтелгән квитанцияне дә игътибар белән тикшерергә кирәк. Чын квитанциядә акча алучы бер генә оешма була – Федераль казначылык идарәсе. Ә ялган квитанциядә «штрафны алучы» графасында электрон түләү системасының счеты күрсәтелә. Мондый штрафны түләгәндә, кеше акчасын турыдан-туры мошенникларга күчерә, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт автоинспекциясе штрафында уникаль исәпләү идентификаторы (УИН) була. Ул 20 яки 25 саннан тора. Бу номер буенча рәсми мәгълүматлар базасында бурычның булуын тикшерергә мөмкин. Әгәр УИН булмаса, җибәрелгән квитанция ялган булып санала, дип яза агентлык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар