Юл инспекторында сораулар тудырырга мөмкин әйберләр: утын, аракы, металлолом. Тагын?
Машинада пычаклар, металлолом, утын, алкоголь булса, ЮХИДИ инспекторларының сораулары туарга мөмкин. Бу турыда Роскачествога сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Салкын коралны махсус рөхсәт булса гына йөртергә ярый. Рөхсәт булмаса, машина йөртүчегә 500-2000 сум штраф салулары ихтимал.
«Гадәти пычаклар алып кайтсагыз, аларны күренә торган урынга куймагыз, алар салкын корал критерийларына да туры килмәсен – шуны карагыз», – диелә хәбәрдә.
Шулай ук утын, киселгән агачлар, металлолом да юл инспекторларында сорау тудырырга мөмкин. Аларны ташуга тыю юк, ләкин ЮХИДИ инспекторлары аларның каян алынуы белән кызыксына ала.
Әгәр машина йөртүче салонда маркаланмаган алкоголь алып барса, шуны истә тотарга тиеш: алкоголь күләме салонда 1 кешегә 10 литр хисабыннан артык булмаска тиеш. Юкса йөртүчене алкогольне законсыз ясау яки сатуда гаепләүләре ихтимал. Маркаланган, сертификатлы һәм акцизлы алкогольне алып барырга ярый, диелә.