Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юл инспекторы» Рамил Шәрәповны туктаткан – «Әле үсеп җитмәгән, уже ыштан салдыра»

news_top_970_100
«Юл инспекторы» Рамил Шәрәповны туктаткан – «Әле үсеп җитмәгән, уже ыштан салдыра»

Татарстан шәһәрләренең берсендә мәктәптә укучы малай каникулда «эшкә» чыккан. Ачык яшел төстән киенгән юл иминлеге хезмәткәре булып киенеп, ул юл кагыйдәләре бозучыларны туктатып йөри. Яшь «инспектор» Рамил Шәраповны да эләктергән. Машинада иминлек каешын эләктермичә йөрүче артистка 50 сум куләмендә «штраф» түләргә туры килгән. Рамил Шәрапов бу вакыйганы: «Гомеремдә беренче тапкыр «гаишник»ка акча бирәсем килде», –  дип сөйли.

Артист социаль челтәрләрдә бер малайны танытты.

Видеода: аклы-каралы таяк тоткан малай йортлар арасына кереп китә торган юл кырында басып тора. Таягын сузып, малай Рамил Шәрапов бара торган машинаны туктатты. Малай бик тә үткен, кыю, бик оста булып чыга. «Каникулда эшлим», – дип аңлата малай.

Исәнмесез. Сержант полиции ...дуллин. Ник каеш эләктерелмәгән?

 Ой, гафу ит.

 Бу – штраф. 50 сум тора штраф. Чөнки инде каникуллар башланды. Миндә гади көннәрдә штраф 100 сум, ә ташлама белән 50 чыга.

 Ыштанымда каеш бар, шул гына ярамыймы?

Бу бит джинсыгыз төшмәсен өчен. Менә сезнең иминлек каешы эләктергән булырга тиеш. Машина кисәк туктаса, сез бәреләчәксез...

 Кагыйдә бозучылар күпме?

 Әлбәттә, бөтенесе дә шунда ук штраф түли.

 Молодец.

 Купюралар гына кабул ителә яки купюрага алыштыра алырлык вак акчалар гына кабул ителә.

Карале, булган акчаны принимать итми. Ходаем, каян туктадым, ыштансыз калдыра ахры, Ходаем.

Вак акчаны тегендә алыштырам.

Ярар, уңышлар .

Уңышлар, бүтән кагыйдә бозмагыз, имин юллар, каникул бәйрәме белән Сезне.

Рамил Шәрапов белән машина йөртүче дусты шушы хәлдән соң, «тагын штарф салмасыннар» дип, иминлек каешларын эләктереп юлга кузгала. «Молодец малай, каникулда тик ятмый… Әле үсеп җитмәгән, уже ыштан салдыра», – дип шаярта артист.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100