Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл инспекторы булып эшләүче ир-ат 20 яшьлек кызының башына пистолеттан аткан

Таксида кайтып барганда әти белән кыз талаша башлый.

news_top_970_100
Юл инспекторы булып эшләүче ир-ат 20 яшьлек кызының башына пистолеттан аткан
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендә ЮХИДИ инспекторы булып эшләүче ир-ат 20 яшьлек кызының башына пистолеттан аткан. Алина исемле кыз яраланган, ул авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Алина хәзер реанимациядә дәвалана. Аның чигә сөяге сынган, баш мие имгәнгән.

Сергей В. исемле полиция хезмәткәре кызы белән бергә кафеда бәйрәм чарасында була. Аннары алар икесе таксига утырып кайтып китә. Машинада барганда әти белән кыз талаша башлый. Машинада ук әти кеше «Оса» пистолетын тартып чыгара һәм кызының башына атып җибәрә. Аннары ул фаҗига урыныннан качып китәргә маташкан дигән белешмә дә бар.

«Үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100