Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл һәлакәтендә имгәнгән 3 бала әнисенә ярдәм җыялар

news_top_970_100
Юл һәлакәтендә имгәнгән 3 бала әнисенә ярдәм җыялар
Видеодан скриншот

Бу көннәрдә интернетта юл һәлакәтенә эләгеп имгәнгән Алия Хәлиуллинага ярдәм җыялар.

Алия – 3 бала әнисе. Тормышын 90 градуска үзгәрткән юл фаҗигасенә кадәр Алия бәхетле ир хатыны, яраткан әни булган. Узган елның июлендә балаларын утыртып Казанга барышлый, ул коточкыч авариягә очрый. Сабыйлар җиңелчә җәрәхәтләр ала, ә менә Алиянең умырткасына зыян килә, һәм ул гәүдәсенең күкрәктән аскы өлешен тоймый башлый. Әмма бирешү – аның тормыш кагыйдәсе түгел. Чөнки Алия гаиләсе һәм балаларына бик кирәк.

1 ел эчендә Алия мөстәкыйль рәвештә утыра, кулларын хәрәкәтләндерә ала башлаган. Ләкин аңа әле күп нәрсәләргә өр-яңадан өйрәнергә туры киләчәк. Мәскәүдәге «Три сестры» клиникасы табиблары Алиянең аякка басачагына ышандыра һәм аны тернәкләнү узарга чакыра. Башкалада 3 атна дәвалануның бәясе – 829 500 сум. Моңа кадәр ситуациядән үз көчләре белән чыккан гаилә бу юлы халыктан ярдәм сорарга мәҗбүр.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

2202 2067 1105 3509

8-987-224-09-88 (Гөлсинә Мингәрәевна Ф. – Алиянең әнисе)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100