Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның өчен догада» – Юл һәлакәтенә эләккән Татарстан түрәсе авыр хәлдә

news_top_970_100
«Аның өчен догада» – Юл һәлакәтенә эләккән Татарстан түрәсе авыр хәлдә
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Федерация Советының Аграр – азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, Татарстаннан сенатор Геннадий Емельянов юл-транспорт һәлакәтеннән соң реанимациягә эләккән. 66 яшьлек түрә юлда каршы як полосага чыккан һәм «Фольксваген-Поло» машинасына бәрелеп китеп, юл кырына тәгәрәгән. «Фольксваген-Поло» сул якка борылырга торган, дигән мәгълүмат та бар.

«База» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, авария бүген иртәнге 7дә Чистай – Түбән Кама трассасында булган. «Тойота – Ленд Крузер» машинасы белән идарә итүче Емельянов алдагы машинаны узарга ярамый торган урында алдындагы транспортны узып киткән һәм, машинага тиеп китеп, юл кырына төшеп киткән. Шул ук вакытта Емельянов тәрәзәдән чыгып очкан. Икенче машинада гаилә пары булган – алар зыян күрмәгән.

Сенаторның күп кабыргалары сынган, баш мие селкенгән.

Беренче мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтеннән соң, ул машинадан үзе чыккан һәм, 20 метр тирәсе барып, җиргә ауган. Аның янында булучылар, ул аңын югалтмасын өчен, аны сөйләштереп торган. Ул Түбән Кама хастаханәсендә реанимациядә. Аның канын анда алкоголь булу-булмауга да тикшерәләр.

Сенатор Геннадий Емельяновның хатыны SHOT телеграм-каналына иренең бик авыр хәлдә булуын, табибларның аның гомерен саклап калу өчен тырышуын әйткән. «Аның өчен догада», – дигән.

«Маш Ипташ» каналы язуынча, гыйнвар аеннан бирле сенаторның бу «Ленд Крузер» машинасына 19 мең сумга 22 штраф килгән: барысы да тизлек арттырган өчен. Соңгысы 1 октябрьдә килгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100