Юл хәрәкәте инспекторлары кисәтә: һава торышы бозыла
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары автомобиль йөртүчеләрне кисәтә.
29 гыйнварга каршы төндә һәм иртәнге якта җил секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, җәяүле буран, кар көртләре көтелә. ЮХИДИ юлларга чыгып китмәскә киңәш итә. Кисәк маневрлар ясамаска киңәш ителә. Балаларга карата аеруча игътибарлы булыгыз диелә кисәтүдә.