Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл фаҗигасенә эләккән Чаллы пешекчесе Марат Фарукшин 30 килограммга ябыккан

news_top_970_100
Юл фаҗигасенә эләккән Чаллы пешекчесе Марат Фарукшин 30 килограммга ябыккан
социаль челтәрләр

БСМП табиблары инде 2,5 ай шеф-пешекче Марат Фарукшинның гомере өчен көрәшә. Нейрохирурглар аңа берничә операция ясаганнар. 1 ай элек Маратны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр. Аны әнисе һәм тормыш иптәше чиратлап карый.

«Кызганычка, Марат әлегә бик аз аңлый. Миңа калса, ул безне таный, ләкин берни дә әйтә алмый. 30 килограммга ябыкты, сәламәтлегендә алга китеш сизелә. Терелү процессы бик әкрен бара, ләкин без аның аякка басачагына ышанабыз», – дигән «Челнинские известия» газетасына аның тормыш иптәше Ләйлә.

Маратны озакка сузылачак тернәкләнү курсы көтә. Ул башта Чаллының сугыш ветераннары госпиталендә, аннан соң Казанда һәм Мәскәүдә дәваланачак.

Ләйлә сүзләренчә, аның кулында Мәскәү тернәкләндерү үзәгенең барлык телефоннары да бар инде.

«Самолетта Мәскәүгә бару, махсус транспортка заказ бирү һәм дәвалану өчен, безнең гаиләгә 2 миллион сум акча кирәк», – дип бүлешкән Маратның тормыш иптәше.

Искә төшерәбез, Марат юл-транспорт һәлакәтенә 31 август көнне, Ю.Белоусов исемендәге туристик фестивальдән кайтып килгәндә эләккән иде. Ул көнне Марат чарага килгән кунакларны тәмле пылау белән сыйлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100