Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юл буе «еламаска, еламаска» дип теләп бардым»: Татарстанга кайткан хәрбиләрнең тарихлары

Соңгы айларда махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары шатлыклы көннәр кичерә, чөнки аларның уллары, әтиләре һәм ирләре кыска вакытлы ялга кайта. Һәрберсе якын кешесен түземсезлек белән көтә, аларның очрашу мизгелләре дулкынлану һәм горурлык хисе уята. «Татар-информ» ялга кайткан сугышчылар белән таныштыра.

news_top_970_100
«Юл буе «еламаска, еламаска» дип теләп бардым»: Татарстанга кайткан хәрбиләрнең тарихлары
Фәнис Ахунов: "Безнең илебез көчле һәм коралларыбыз да күп, иң мөһиме - патриотизм хисе. Җиңүебезгә ышанам»
arskmedia.ru

Хәрби операция зонасына Арчадан киткән Фәнис Ахуновны ял вакытында кызы йөргән 11нче балалар бакчасына очрашуга чакырганнар. Бу турыда «Татар-информ»нан Эльза Кузнецова яза. 

«Кечкенәдән үк балаларда патриотизм хисе тәрбияләгәннәре өчен, минем исемнән балалар бакчасы коллективына рәхмәт әйтегез. Районда яшәүчеләргә рәхмәт. Алар урамда барганда килеп кочаклыйлар, һәр җирдә чиратсыз уздырырга тырышалар. Хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт. Тиз арада шатлыклы очрашулар телим», – дип сөйләгән Фәнис Ахунов.

Ул Фәнис Ахунов Яңасала авылында туган, Каенсарда үскән, хәезр Арчада яши. 2001 елда Яңасала мәктәбен тәмамлаган. Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт иткән. Чик сакчысы. Пулемет бүлеге командиры булган. Хезмәт итеп кайтканнан соң, «Барс» спецназының 26нчы отрядына кабул ителгән. 9 ел спецназда хезмәт иткән. Чечняда, Дагыстанда, Ингушетиядә булган. Тау спецназы составында хезмәт иткән.

«Безнең илебез көчле һәм коралларыбыз да күп, иң мөһиме – патриотизм хисе. Мин җиңүебезгә ышанам», – ди Фәнис.

Кыска вакытлы ялга кайткан сугышчы, ялы тәмамланып, кире хәрби операция зонасына юл тоткан.

«Гаиләдән аерылуы авыр. Кызларым Азалия һәм Аделинага 6 һәм 3 яшь. Ләкин алар барысын да аңлыйлар. «Безнең әти – солдат», – дип, минем белән горурланалар. Хатыным Руфинәгә авыр. Аларны калдырырга теләмим. Ләкин бүген минем урыным анда. Балаларым гомер буе минем белән горурлансыннар», – ди ул.

Югары Ослан районыннан Сергей һәм Дмитрий Ватанны сакларга узган елның көзендә китәләр.

Фото: © vuslon.ru

«Качарга» дигән уй башыма да килеп карамады»

Узган елның көзендә Югары Ослан районыннан бертуган Сергей һәм Дмитрий Ватанны яклау өчен махсус хәрби операция зонасына китәләр: олысы – мобилизация буенча, кечесе – хосусый компания белән контракт төзеп.

16 сентябрьдә Дмитрийны 100 кеше белән Украинага җибәрәләр. Штурм бригадасына билгелиләр. 1 айдан соң ул яралана. Госпитальдә сугышчыга операция ясыйлар, әмма берничә кыйпылчык кала: берсе умыртка баганасында, икенчесе үпкәсендә. Табиблар аларны алырга батырчылык итми.

Яраланганнан соң, Дмитрийны штурм отряды командиры итеп билгелиләр, һәм ул хезмәтен дәвам итә: Соледар, Лисичанск, Северодонецк, Рубежноеда барган бәрелешләрдә катнаша.

Дмитрий, реабилитациядән соң, хәрби операция зонасына кире кайтырга планлаштыра.

Фото: © vuslon.ru

Дмитрий контракт вакыты тәмамланганнан соң өенә кайта. Туган йортына кайту белән, иң беренче эш итеп, ул йокысын туйдыра. Тәнендә калган кыйпылчыкларны Казан хәрби госпиталендә аларга вәгъдә итәләр. Реабилитациядән соң, ул хәрби операция зонасына кире кайтырга планлаштыра.

Дмитрийның абыйсы Сергей повестканы 2022 елның 23 октябрендә ала. 3 көннән соң ул «Казан Экспо» полигонына килә.

Сергей Херсон өлкәсендә сапер булып хезмәт итә. Фронт сызыгына кадәр 13 чакрым ара. Хезмәт җиңел түгел, салкын исәп һәм кыю йөрәкле булырга, үз гамәлләреңә ышанырга кирәк, ди ул.

Сергей, 2 атналык ялын тәмамлап, хәрби операция зонасына кире кайткан. 

Фото: © vuslon.ru

Бер хата үзеңнең һәм иптәшләреңнең гомерен өзәргә мөмкин. Сергей сөйләвенчә, күперләрне дә, территорияләрне дә миналардан арындырырга туры килә.

Сергейның 2 атналык ялы тәмамланган, һәм ул хезмәт урынына кире кайткан. Дмитрий өйдә калган. Абыйлы-энеле туганнар ялларын бергә уздырганнар, апаларында кунакта булганнар, аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм иткәннәр. Киткәндә, Сергей Дмитрийдан хәрби операция зонасына кире кайту уйларын калдыруын сорый. Бу – аның яралануы һәм реабилитация кирәклеге белән бәйле. Энесе абыйсын тыңларга вәгъдә итә.

«Сугышчылар шундый изге күңелле, алар кызны читләтеп үтә алмаганнар һәм аны тәрбиягә алганнар»

Гоша кушаматлы Чаллы хәрбие кыска вакытлы ялдан махсус операция зонасына буш кул белән китми – үзе белән Луганск өлкәсенең Меловатка авылындагы балалар өчен бүләкләр алып бара. Анда ул әбиләре тәрбиясендә булган 6 яшьлек Аня һәм аның олы абыйсы Дима белән танышкан.

«Хәрби иптәшем белән куелган маршрут буенча хәрәкәт иткәндә, тимер юл буенда бер кызны күреп алдык. Һәрвакыт үзебез белән конфетлар йөртәбез, балаларны сыйлыйбыз. Балалар күп була, алар юл буенда басып торалар, хәрбиләргә кул болгыйлар, сәламлиләр», – дип сөйли сугышчы.

Аня белән Дима да хәрбиләргә сәлам бирә. Хәрбиләр туктап, балаларга конфет өләшә. Бу хәл күп тапкыр кабатлана. Кыз аларга бик ияләшә. Гоша да шулай ук.

Гоша Чаллыда кыска вакытлы ялда булганда, волонтерларга Донбасс балалары турында сөйли. Чаллылы Лидия Шалупованы бу вакыйга тетрәндерә. «Ир-атлар хәрби бурычларын үти һәм шул ук вакытта балаларны да кайгырта. Аларда шулкадәр игелеклелек, бу – гаять зур хисләр», – дип сөйли ул.

Волонтерлар Донбасс хәрбиләре һәм балалары өчен посылкалар җыя.

Фото: © tvchelny.ru

Шуңа күрә волонтерлар да, ярдәм итәргә теләп, посылкалар җыя башлый. Алар Донбасс хәрбиләре һәм балалары өчен әзерләнә. 6 яшьлек Анютка өчен дә аерым тартма җыела.

Аның өчен бүләкләрне өченче сыйныф укучысы Әмир Гаделшин да җыйган. 9 яшьлек малай посылкаларны беренче тапкыр гына җибәрми икән инде. Атна саен ул хәрбиләр өчен тәм-томнар китерә. Моның өчен ул «Россиянең яшь патриоты» медале белән бүләкләнгән.

Әмир Гаделшин атна саен хәрбиләр өчен тәм-томнар китерә.

«Минем әнием солдатларга гуманитар ярдәм җыя. Мин дә катнашырга булдым. Мин бүләкләр һәм тәмле әйберләр җибәрәм. Солдатлар да тәмле әйберләрне яраталар, дип уйлыйм, аларга да җибәрергә кирәк», – дип сөйли малай.

Берничә көннән Донбасс балалары һәм хәрбиләр посылкаларны алачак. Бу – алар өчен сюрприз булачак, чөнки Гоша аларга бүләкләр турында әйтмәгән.

«Улымның һәр хәбәре көч өстәде»

Зәй районыннан киткән хәрби хезмәткәр турындагы күңелле хәбәр шушы көннәрдә бөтен Татарстанга таралды. Рәйхан исемле сугышчы 2022 елның 21 сентябрендә хезмәт итәргә китә. Бу вакыт дәвамында аның белән әнисе һәм хатыны элемтәдә тора. Бер көнне аларга Рәйханның башка якташлары белән бергә һәлак булганлыгы турында хәбәр җиткерәләр.

Әмма бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. 4 майда хәрби хезмәткәр туганнары белән очраша. Сугышчы туган авылы Суык Чишмәгә исән-сау әйләнеп кайта. Өйдә аны хатыны һәм әнисе зарыгып көтеп тора.

«Мин аның кайтуын бик көттем. Без элемтәдә идек. Һәрбер хәбәре безгә көч өстәде. Менә хәзер аны күрдем һәм хисләремне белдерергә сүзләр җитми. Бик шатмын! Ул бик ябыккан, ләкин сәламәт, һәм бу – иң мөһиме», – ди Рәйханның әнисе Энҗе.

Ялга кайткач, сугышчы әнисенә машина бүләк иткән. Ул Зәйдә эшли һәм көн саен авылдан трассага кадәр 15 км җәяү бара, чөнки бу якларда автобуслар сирәк йөри. Менә хәзер, кайгыртучан улы ярдәмендә, аның үз машинасы бар.

«Юл буе «еламаска, еламаска» дип теләп бардым»

Махсус хәрби операция зонасыннан 2 хәрби – Әлмәткә, тагын 1се Сарман районына кайткан.

Әлмәттән киткән хәрбиләрнең берсе әнисе өчен сюрприз оештырырга булган – әнисе аның кайтуы турында белмәгән.

Улын үз фатиры бусагасында күргәч, ул, хисләрен тыя алмыйча елый башлый. Хәрби үзе дә кайтканда юл буе «еламаска, еламаска» дип теләп баруын сөйли.

Әнисе өчен улының кайтуы сюрприз була, ә менә хатыны Екатеринадан ул үзенең кайтуын яшерә алмый. Кайтачагы турында алдан хәбәр бирә. Әнисе белән очрашканнан соң ук, ул хатыны янына, аның эшенә юл тота.

Апас районыннан мобилизацияләнгән ике егет – Кызылтау авылыннан Фәнис Гыйбадуллин һәм Әлфис Шиһапов та ялга кайткан.

Фото: © apastovo.ru

«Янәшәдә якташлар булганда, җиңелрәк»

Апас районыннан мобилизацияләнгән ике егет – Кызылтау авылыннан Фәнис Гыйбадуллин һәм Әлфис Шиһапов та ялга кайткан.

Якын дуслар һәм күршеләр булган бу 2 егет хәрби операциягә беренчеләр рәтендә китә. Һәм ялга да бер-бер артлы кайта.

«Улым чәчәкләр белән кайтты. Абыйлары, Апаска барып, аны каршы алды. Без әбисе белән бергә табын әзерләп көтеп тордык. Хәзер безнең өйдә гел кунаклар. Дуслары, күршеләр, авылдашлар килә, улымны күреп сөйләшәселәре килә», – ди Әлфиснең әнисе Әлфинур апа.

Әлфис Шиһапов Апас аграр көллиятен тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән. Хәрби бурычын үтәгәннән соң, Казанда шофер булып эшли. Сентябрьдә мобилизациягә эләгә. 1 ай хәрби әзерлек узганнан соң, 24 яшьлек егет махсус операциягә җибәрелә.

«Апастан без өчәү киттек. Янәшәдә якташлар булганда, хезмәт җиңелрәк бирелә. Якыннарыбыз белән дә аралашуыбыз өзелмәде. Өйдән күчтәнәчләр, гуманитар ярдәм алдык», – дип сөйли Әлфис.

Якын дуслар һәм күршеләр булган бу ике егет хәрби операциягә беренчеләр рәтендә китә. Һәм ялга да бер-бер артлы кайталар.

Фото: © apastovo.ru

Фәнис Гыйбадуллин Казанда туган. Соңрак алар гаиләләре белән Кызылтау авылына күченә. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда автомеханик һөнәрен үзләштерә. Шофер булып эшли. Сентябрьдә хәрби өйрәнүләргә, аннары махсус операциягә җибәрелә.

«Без, ниһаять, 7 айдан соң улыбыз белән очрашу бәхетенә ирештек. Аны бик сагындык, борчылдык. Улыбызны табын корып каршы алдык», – дип куана әти-әнисе Гөлчәчәк апа белән Фәрит абый.

Фәнис махсус операциядә үзен намуслы, кыю сугышчы итеп күрсәтә. Саклану министрлыгы медале белән бүләкләнә.

«Без төрле частьларда хезмәт итсәк тә, анда минем якташларым күп иде. Апастан гуманитар ярдәм килгәч, дустым белән очраштык», – дип сөйли Фәнис.

«Бөтен авыл сугышчының кайтуын көтте»

Ютазы районы Екатериновка авылы халкы әнисе һәм абыйсы янына ялга кайткан Радмир белән күрешүгә алдан ук әзерләнә. Алар җирле редакциягә дулкынландыргыч мизгелләр турында хат та язып җибәргән.

Анда Екатериновка халкының бик дус яшәве, бөтен авыл белән якташларының кунакка килүен көтүләре турында язганнар.

«Бер ай элек Радмирның әнисе улының ялга кайтырга җыенуы турында әйтте. Без аны лаеклы каршы алырга, аның сугышчан рухын һәм кәефен күтәрергә, аны өйдә көтеп торуларын күрсәтергә теләдек», – диелә хатта.

Шул вакытта Екатериновка авылы халкы хәрбине ничек сөендерергә икәнлеге турында уйлана башлый. Махсус операция атрибутикасын табалар, шарлар әзерләп куялар. Авылдашлары аны өйгә кайтканда ук каршы алырга тели, ләкин Радмир билгеләнгән вакыттан алдарак кайтып төшә.

«Без аның өенә килгәч, ул безнең янга чыкты. Эмоцияләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел... Бигрәк тә өлкәннәрдә шатлык һәм горурлык күз яшьләре күренде. Чөнки без аңа махсус операция зонасына кире кайтырга туры киләчәген аңлыйбыз. Без барыбыз да аның өчен бик борчылабыз. Барысы да тизрәк тәмамлансын иде, һәм барлык ир-атлар өйләренә кайтсын иде!» – дигән сүзләр белән тәмамлана хат юллары.

Фото: © yutazy.ru

Исегезгә төшерәбез: хәрбиләр махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга март урталарында кайта башлады. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында ассызыклаганча, хәрбиләр ярты елга бер тапкыр һәм ким дигәндә 14 көн ял итәргә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100