Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл аша чыгып баручы баланы яңгыр суы агызып алып киткән

Малайга иптәшләре ярдәм итә алмаган.

news_top_970_100
Юл аша чыгып баручы баланы яңгыр суы агызып алып киткән
https://pixabay.com/

Красноярскиның Солнечный микрорайонында көчле яңгырдан соң, су басу булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Су күп катлы йортның стенасына зыян китергән, берничә урам елгага әверелгән, урам аша чыгып йөрү дә бик кыенлашкан.

«144 мәктәпкә бара торган юлны балалар шулай чыга», дип шаһитлар видео төшергән. Кадрларда баланы су агызып алып китүе күренә. 7-8 яшьлек малай юл аша чыкмакчы була, аны су агымы бәреп ега һәм 10 метр чамасы агызып алып бара.

Малайга иптәшләре ярдәм итәргә тырышып карый, тик булдыра алмыйлар. Ул чын мәгънәсендә агып китә. Аннары бала бордюрга тотынырга җай таба һәм тротуарга чыга. Юкса аны агым каршыга килә торган машина астына илтеп тыгу ихтималы була.

Тагын бер урамда велосипедта бара торган ир-атны су агымы бәреп ега. Ул шактый гына вакыт дәвамында пычрак суда интегеп ята, аннары көч-хәл белән аягына баса.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100