Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юктан чыга бит ызгыш»: Рәфинә Ганиуллина бәрәңге аркасында ире белән талашкан?

Татар эстрадасының парлы җырчысы Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов кыздырган бәрәңге аркасында сүзгә килгән булганнар. Әмма хәзер «бәрәңге кыздырганым юк, талашкан да юк», — ди Инстаграм битендә Рәфинә Ганиуллина.

news_top_970_100
«Юктан чыга бит ызгыш»: Рәфинә Ганиуллина бәрәңге аркасында ире белән талашкан?
"Татар-информ" архивы

«Өч ел элек миңа Рәзил 8 март бәйрәменә таба бүләк иткән иде. Ну ачуым чыккан иде ул вакытта, ләкин тора-бара бу таба минем якын дустыма әйләнде.

Беркөнне шул табада гөмбә белән бәрәңге кыздырдым.

Иң элек кызган майлы табага суган белән гөмбә турап салдым, аннары озынча итеп туралган бәрәңге җиппәрдем. Тозлап, су өстәп, капкач белән томалап куйдым. Шуннан, пешеп җитәрәк өстенә шакмаклап атланмай куеп чыктым да тагын бераз томалап тордым! Аның өйгә таралган хуш исләре-е-е-е! Рәзил табасы белән бөкләп тә куйды. Берзаман эче авырта башлады аның. Шуннан рәхәтләнеп талаша башладык!

Сездә дә шулайдыр инде ул?

Юктан чыга бит ызгыш!

— Ник күп ашадың соң дим?

— Тәмле итеп пешермәскә идең, үзең гаепле, ди!

Минем тәмам ачуым чыкты!!!

— Ярар инде, үпкәләтәсем килмәгән иде, борын яфракларыңның кабарганын гына күрәсем килгән иде, - ди.

Минем, дөрестән дә, ачуланганда борын яфракларым кабарып, күбәләк канатлары шикелле җилпенә башлый.

Шуннан?

Шуннан бирле бүтән бәрәңге кыздырганым юк әле!

Ни гаҗәп — талашкан да юк!

Гел әрләшми торсаң да күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була икән ул.

Əй, ярар, иртәгә тәмле итеп бәрәңге кыздырам әле!!!» — дигән Рәфинә Ганиуллина.

«Рәфинә, көлдем инде рәхәтләнеп, чынлап та бик дөрес язгансың, һәркемдә шул ук хәлдер ул», «Күгәрченнәр кебек берегез бер тәрәзәдән, икенчегез икенче тәрәзәдән очып, гөр-гөр килеп гөрләшеп яшәгез… Гомер бик тиз уза…», «Бик матур пар, бәхетле булыгыз», — дип яза халык.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Өч ел элек миңа Рәзил 8 март бәйрәменә таба бүләк иткән иде. Ну ачуым чыккан иде ул вакытта ?? ләкин тора-бара бу таба минем якын дустыма әйләнде ? Беркөнне шул табада гөмбә белән бәрәңге кыздырдым. Иң элек кызган майлы табага суган белән гөмбә турап салдым, аннары озынча итеп туралган бәрәңге җиппәрдем. Тозлап, су өстәп, капкач белән томалап куйдым. Шуннан, пешеп җитәрәк өстенә шакмаклап атланмай куеп чыктым да тагын бераз томалап тордым! Аның өйгә таралган хуш исләрееее ? Рәзил табасы белән бөкләп тә куйды. Берзаман, эче авырта башлады. Шуннан рәхәтләнеп талаша башладык! Сездә дә шулайдыр инде ул? Юктан чыга бит ызгыш! - Ник күп ашадың соң дим? - Тәмле итеп пешермә идең, узең гаепле, ди! Минем тәмам ачуым чыкты !!! - Ярар инде, упкәләтәсем килмәгән иде, борын яфракларыңнын кабарганын гына курәсем килгән иде, ди. Минем дөрестән дә, ачуланганда борын яфракларым кабарып, кубәләк канатлары шикелле җилпенә башлый. Шуннан? Шуннан бирле бутән бәрәңге кыздырганым юк әле! Ни гаҗәп - талашкан да юк! Гел әрләшми торсаң да куңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була икән ул.. Əй, ярар, иртәгә тәмле итеп бәрәңге кыздырам әле!!!

Публикация от Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100