Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юкса син дә үләсең». Кыз үз атасын үтергән, анасын гаепне үзенә алырга мәҗбүр иткән

news_top_970_100

Еврей автономияле округында яшәүче хатын-кызны үз атасын үтергән, анасына янаган өчен колониягә озатканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

28 августта 20 яшьлек Ольга (исеме үзгәртелә) ата-анасы янына кунакка килә. Алар Екатерино-Никольское авылында зур булмаган фатирда яши. Ольга хәмер эчкән була, әтисе шуның өчен ачулана.

«Җитте инде, эчеп йөрмә», – ди.

Ольга шунда ук ярсый, пычак ала һәм атасына ташлана.

«Талаш хәмер аркасында чыга. Кыз атасының корсагына һәм күкрәгенә берничә тапкыр кадый. Ул урында ук үлә», – дигән Тикшерү комитеты вәкиле.

Әтисе егылып үлгәч, Ольга тынычланмый, анасына ташлана. Ул кулында пычак тоткан килеш анасына яный, аны да үтерү белән куркыта һәм атасын үтерүдә гаепне үз өстенә алырга куша. Әнисе исә полиция чакыра.

Әни кеше барысын да хокук саклаучыларга сөйләп бирә, кызны кулга алалар.

Ольга моңа кадәр дә җаваплылыкка тартылган – аны урлау, милеккә карата җинаятьләр өчен хөкем иткәннәр.

Экспертиза нәтиҗәләре дә Ольганың атасын үтерүдә катнашы булуын күрсәткән. Ул үзе гаебен танымый. Талаш вакытында үзен яклавын сөйли. Анасына үтерү белән янавын өлешчә таный. Дорфа кыланганмындыр, тик артыгын түгел, ди.

Суд бу хатын-кызны 9 ел да 1 айга колониягә озаткан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100