news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юка яки җәймә рецепты

Җәймәләрнең ике ягын да майлы табада кыздырырга. Шулай ук майсыз табада да кыздырырга мөмкин, әмма алай корырак килеп чыга.

news_top
Юка яки җәймә рецепты
Гөлүзә Василова

«Юка» электән шундый тәмле булып истә калган. Аны әни авыл кибетенә ипи кайтмаган вакытта пешерә иде. Хәзер инде кибеттә ни теләсәң шул бар, төрле татлы ризыклар да пешерергә өйрәндек, ә гади «юка» (аны «җәймә» дә диләр) онытылды. Шулкадәр сагындырган гади ризык, аның тәмлелеге. Камырны баллырак итеп, чәй белән эчәргә мөмкин, шикәр комын азрак салсагыз, аш белән ашарга мөмкин. Балалар шул килеш тә ашап йөри.

Камыр өчен: 0,5 литр әчегән сөт (катык яки кефир), 1 бал кашыгы сода, 2 бал кашыгы тоз, 4 бал кашыгы шикәр комы, 4 йомырка, 5-6 аш кашыгы үсемлек мае, он.

Оннан кала барлык ингредиентларны бергә салып, яхшылап болгатырга, онны акрын гына өстәп йомшак камыр ясарга.

Камырны 15 минутлап ял иттерергә. Аннары кечкенә кисәкләргә бүләргә һәм бик юка итмичә җәярга.

Җәймәләрнең ике ягын да майлы табада кыздырырга. Шулай ук майсыз табада да кыздырырга мөмкин, әмма алай корырак килеп чыга.

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар