Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юка стеналар

Минем бер таныш апаны акчага утыртканнар. Ул турыда «Интертат»ка язарга рөхсәт бирсә дә, исемен алмаштырырга сорады. Шуңа күрә Алия дип калдырыйк.

news_top_970_100

Без ирем белән Әлмәттә торабыз. Ул миннән ун яшькә олырак. Ирем бик еш командировкаларга йөри. Икешәр ай өйгә кайтмаска мөмкин. Ә мин әле яшь хатын, балаларыбыз юк. Төннәрен үземә генә куну читен була башлады. Куркыныч төшләр керә. Төн уртасында сискәнеп китеп, салкын тирдә уянам.

Эшкә барам да, өйгә кайтам. Утырып ашыйм да, йокларга вакыт җитә. Тормышымның тәмам яме калмады. Вакыт узган саен, мәхәббәткә сусый башладым. Җитмәсә, эшемдә дә яшь егетләрне практикага алып торалар. Йөриләр янымда бөтерелеп. Дус кызларым да «Нәрсәгә сиңа олы яшьтәге ир?» дип әйтәләр иде. Эш аның яшендә түгел, ә янымда була алмавында. Аның башында тизрәк күбрәк акча эшләргә. Әмма аның «тизрәк» сүзе ничә елга сузылды инде.

Денис белән без корпоративта таныштык. Ел буе артымнан «Алия апа, моны ничек эшләргә?», «Алия апа, өйрәт әле!» дип йөрде. Башта мин аны бала-чага итеп күрдем. Ә менә ул кичне ул ир-ат сыйфатларын күрсәтте. Белмим, артыгын эчелгән шампан шәрабе акылдан яздырдымы яки мин Денисны чынлап та ошаттыммы… мөһим түгел. Әмма без аның белән шул төннән башлап очрашып йөри башладык. Иремә хыянәт иткәнемне мин аңлый идем. Үземне начар хатын дип санаган көннәрем булды. Берьюлы Денисны янымнан куып та җибәрдем. Ә ул бумеранг кебек, кире килеп җитте.

Бер төнне мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә ишек шакыдылар. Мин тиз генә өстемә халатны элдем дә, кем бар икәнен карарга киттем. Ишек төймәсенә күз салсам, безнең күршедә яшәгән бабай басып тора. Мин аптырап калдым. «Дени-и-с, анда Василий бабай килгән. Нәрсә кирәк инде аңа?» – дип эндәштем аңа.

Денисның моңа исе китмәде. Коры гына: «Төн пәрие сыман йөри инде аптыратып, эчкәндер, ачма», – дип җавап кайтарды.

Ә бәлки аңа ярдәм кирәктер? Болай гына төнлә кешегә шакымыйлар бит инде? Тагын бер кат ишектән карадым. Юк, китмәгән, басып тора. Мин утларны сүндердем дә, ишетмәгәнгә салышып, кереп яттым. Берничә минуттан соң шаку туктады. «Китте, ахры» – ди, Денис.

Мин сабый бала төсле аның кочагына кереп сыендым...

Икенче көне безгә эшкә иде. Бер үк вакытта эш сәгате башланса да, Денис гел миннән иртәрәк китте. Күршеләр безне икәү күрергә тиеш түгел иде. Җыенып, урамга чыктым. Карасам, миңа каршы Василий бабай килә. Кулында эчә торган су.

Сәлам, күрше, – ди бу, – Төнлә ник ишекне ачмадың?

Кайчан? – дидем, җүләргә салышып.

Төнлә дим бит.

Төн – кунакка йөри торган вакыт түгел.

Йоклый торган вакыт шул. Тик син безнең стеналар юка икәнне оныта башладың, ахры.

Эш нәрсә турында барганын аңлап, коелып төштем. Тамакка төер утырды.

Синең мужигың ике атна элек эшкә китте бит. Кайтты дамыни инде? – дип дәвам итте бабай. Мин башта нәрсә әйтергә белмичә икеләнеп тордым. Аннан, серне саклап, башны селкедем.

Сәлам әйтерсең, алайса. Бик сагынган ахры. Тик күршеләрегезне кызганыгыз инде бераз, – дип борын астына көлде дә, юлын дәвам итте.

Бигрәк бу ирләр яшьләре барган саен үзләрен сәер тоталар, оятсызланалар. Аның белән аралашу мине борчуга салды. Әгәр ирем була торып, үземнән яшьрәк егет белән йөргәнемне кеше белсә, баш та күтәртмәячәкләр. Василий бабай шакыганнан соң, мин башка Денисны үз өемә алып кайтмадым. Ирем белән мөнәсәбәтебез атнага ике шалтырату белән генә чикләнсә дә, аны югалтасы килмәде. Денисны мин көнкүреш проблемалардан арыну чарасы гына итеп күрдем. Ә яшь егетләр романтиклар була. Ул һәр очрашуыбызга чәчәкләр тотып килә, тәмле кәнфитләр. Тик аңа барысын да ничек аңлатасың?

Шимбә көне мин квартирада үзем генә идем. Өйләрне юдым, бөтен тирә-юньне тәртипкә китердем. Ишеккә кабат шакыдылар. Янымда Денис булмагач, мин тыныч күңел белән ишекне ачтым. Анда авызын ерып, Василий бабай басып тора.

Керсәм ярыймы, күрше? Сөйләшәсе бар иде.

Узыгыз.

Василий бабай алтмыш ничә яшьләрдә. Ул үз-үзен бик карап йөртә торган кеше. Һәр иртән ул урам әйләнеп керә, дөрес туклана, физик күнегүләр ясый. Баскычтан ул миннән җәһәтрәк менәдер, мөгаен. Әмма сәер ягы да бар иде. Хатыны аңа ошамый башлагач, ун ел элек ул анардан аерылган. Без ирем белән бу йортка килгәннән бирле, ул үзе генә тора иде.

Алия, минем сүзем кыска булыр. Мин бит беләм, син иреңә хыянәт итәсең, – дип әйтеп салды ул.

Ни сөйлисез?

Синең халык алдында оятка каласың килмидер. Синең яшь егет белән чуалып йөргәнеңне ирең белсә, куанмас.

Үз сүзләрегезне ничек дәлилли аласыз?

Ирең бит синең кайтмаган. Мине кайтты дип алдамакчы буласың. Минем яшем барса да, колаклар әйбәт ишетә әле.

Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, мин тамакны кырып куйдым да, «Сезгә нәрсә кирәк?» дип сорадым.

Нәрсә кирәк булсын инде минем кебек ирләргә? Хатын-кыз назы белән бүлешсәң, минем авызымнан бер сүз дә чыкмаячак.

Мин риза түгел!

Ярар, кызма. Сорап кына карадым. 200 мең акча кирәк миңа.

Сез саташтыгыз мәллә? Кайдан алып бирим мин сезгә шуның кадәр акча?

Һәр рәхәтлек өчен түләргә кирәк, сеңлем. Әйдә, ай ахырына кадәр көтәм дә, акча килмәсә, үзеңә үпкәлә.

Бу бабай дәрәҗәмне төшерсә, шәһәрдән күченергә туры килмәгәе... Мин аңа акча булыр дип вәгъдә бирдем. Минем җыелган акчам бар иде. Тик мин менә шулай бәрәкәтсез аларны югалтырмын дип башыма да китермәдем...

Икенче көне эшкә соңга калдым. Тәмам башым уйга батып беткән иде. Үзем китәр алдыннан ишекне бикләргә тырышам, үзем Дениска шалтыратам.

Каядыр телефон шалтырый. Тавыш сул яктан Василий бабай квартирасыннан килә. Ник Денисның телефон шалтыраганы аның өеннән килә соң? Мин ишекнең төймәсен кулым белән каплап, дөбердәтә башладым. Ачмасалар, бәреп керергә риза идем.

Василий бабай ишекне ачты. Аның артында телефон күтәреп Денис басып тора.

Безнең стеналар юка икәнне оныттыгыз мәллә, иптәшләр? – дидем, бер бабайга, бер Дениска карап, – Син аңарда нишлисең?

Ә ул мине чәйгә чакырган иде…

Мин шунда ук эш нәрсәдә икәнне аңладым. Алар бу планны айлар буе корганнар. Икәүләшеп миннән акча эшләп алмакчы булганнар...

Акчаң булмагач, чәчәкләр күтәреп йөрмәсләр. Кысып тотарлар учыңда, – дип акырдым Дениска.

Инвестиция бу, Алия, – ди Василий бабай.

Син өйрәтеп торгансыңдыр инде малаеңны мондый эшкә! Җиңел акчалар кирәк булдымы?!

Син түлә, әйдә! Иреңә әйткәнче! – дип янады бабай.

Озын сүзнең кыскасы шул булыр: түләдем мин аларга 200 мең һәм ирем белән дә аерылдым. Ул Денис белән булган хәлне белмәде, әмма миннән аерылышу тәкъдимен җиңел кабул итте. Үзе дә аңлагандыр инде безнең мәхәббәтнең күптән сүрелгәнен. Ә бәлки, аның читтә башка сөяркәсе булгандыр. Ничек кенә булса да, вакытлыча мавыгуы ике йөз меңгә төшмәгәндер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100