news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юка рецепты

Казанда яшәүче Лилия Илдархановадан юка  яки җәймә пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Юка рецепты
Камыр өчен: 0,5 литр катык, 1 бал кашыгы сода, 2 бал кашыгы тоз, 5 бал кашыгы шикәр комы, 5 йомырка, 10 аш кашыгы үсемлек мае, он.

Оннан кала барлык ингредиентларны бергә салып, яхшылап болгатырга, онны акрын гына өстәп  йомшак камыр ясарга.

Камырны 15 минутлап ял иттерергә. Аннары 60 грамм тирәсе кечкенә кисәкләргә бүләргә.

Җәймәләрне кызган табада сыек май сала-сала пешерергә, майда чыжылдап күпереп пешәлэр.

Бу ингредиентлардан 32 штук юка чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар