news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юкә чәчәге нинди авырулардан файдалы?

news_top
Юкә чәчәге нинди авырулардан файдалы?
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Юкә чәчәк атты. Шушы вакыттан файдаланып, аны җыеп калырга кирәк. Юкә чәчәгенең файдасы турында http://saby-rt.ru/ сайтында язалар.

Аны әзерләү өчен агачның яфракларын түгел, ә чәчәкләрен генә кулланырга кирәк. Чәчәгендә антиоксидантлар, флавоноид, кумарин кебек организм өчен үтә файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар бар икән.

Юкә чәчкәсе чәен күңел төшенкелеген бетерү өчен кулланырга була. Ул тынычландыра, организмдагы стресс гормоннары микъдарын киметергә сәләтле икән. Матдәләр алышын яхшырта һәм хәтта депрессиягә каршы көрәшергә ярдәм итә.

Шулай ук иммунитетны да ныгыта. Белгечләр аны мускуллар һәм буыннар авыртканда, шулай ук кан тамырлары, сулыш юллары ялкынсынганда эчәргә киңәш итә.

Юкә чәчкәсен авырган вакытта да кулланырга була. Эчемлек тирләтеп, тән температурасын көйли һәм тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Юкә чәчәкләрендәге сихәтле матдәләр сулыш юлларын тынычландыра, какырыкны чыгара, салкын тию, грипп ише чирләрне бетерә.

Юкә чәчкәсен, чиста, юлдан ерак урыннарда җыегыз, артык кайнар булмаган су белән пешереп эчегез.

Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда түбәндәге төнәтмә булыша:

- 15 грамм кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр.

Йокысызлыктан:

- 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез.

Бөерләр ялкынсынганнан:

- 1 стакан кайнар суга 1әр чәй кашыгы юкә чәчәге һәм җитен орлыгы салына. Көненә 3-4 тапкыр 0,5 стакан эчегез.

Пародонтоз, стоматиттан:

- 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы юкә чәчәге салып төнәтегез һәм, 5 грамм сода салып, көненә 4-5 мәртәбә авыз куышлыгын шул катнашма белән чайкатыгыз.

Иммунитетны ныгыту, кандагы холестеринны киметү, организмнан кирәкмәгән тозларны чыгару өчен:

- термоска 2 чәй калагы юкә чәчәге, 1 чәй калагы кычыткан, 1-2 ботак сельдерей, 20 грамм имбир тамыры, 1 тырнак сарымсак (ансыз да ярый), 1 литр кайнар су салып, көн дәвамында эчегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар