news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юка бозда афәт көтә: Әгерҗедә балыкчы боз астына төшеп үлгән

Фаҗига Иж елгасында булган.

news_top
Юка бозда афәт көтә: Әгерҗедә балыкчы боз астына төшеп үлгән
Удмуртиядән Әгерҗе районындагы Иж елгасына балык тотарга килгән өч кеше өчен кичәге көн фаҗигале тәмамлана. Балык тоту урынына барып җиткәч, балыкчыларның берсе машинада кармакларын калдырганын абайлап ала һәм кире борыла. Кире килгәндә, балыкчы бер иптәшенең кул болгавына игътибар итә, ә икенчесе бу вакытта суга бата башлаган була. Балыкчы кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырта.Әмма фаҗига урынына килгән МЧС хезмәткәрләре баткан балыкчыны коткара алмый. Суда тончыгып үлгән 50 яшьлек балыкчының үле гәүдәсен полициягә тапшыралар, дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар