Вакытыннан алда пенсиягә чыкканда хезмәт стажына югары уку йортында, техникумда укыган чорны яки квалификация арттыруны исәпкә алырга мөмкиннәр, тик моның өчен билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Георгий Камневка сылтама белән Радио 1 сайты яза.
Ул искәрткәнчә, 2021 елдан гамәлдә булган кагыйдәләр һөнәри белем алу яки өстәмә белем алу чорларын вакытыннан алда пенсиягә чыкканда стажга кертергә мөмкинлек бирә. Әмма бу бары тик уку 2002 елга кадәр булган очракларга гына кагыла – бу датадан соң уку вакыты исәпкә алынмый.
Квалификация арттыру курсларына килгәндә исә, аларны эш бирүче оештырган, хезмәткәр эш урынын саклаган, ә компания бөтен уку чорында да иминият взносларын төгәл түләп барган очракта гына исәпкә алып була.
Депутат кисәткәнчә, мондый исәпләү пенсиянең ахыргы күләмен киметергә мөмкин, чөнки хисап ысулы үзгәргән – элек стаж һәм хезмәт хакы исәпләнсә, хәзер исә пенсионер өчен түләнгән иминият взнослары төп роль уйный. Шуңа күрә, минималь 15 ел җитмәгән кешеләргә һәм ахыргы түләүнең күләме артса гына укуны стажга өстәүнең мәгънәсе бар.