news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Югары уку йортына керү өчен бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын билгеләделәр

news_top
Югары уку йортына керү өчен бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын билгеләделәр
Фото: © «Татар-информ»

Россия Мәгариф министрлыгы 2026/27 уку елында югары уку йортларына керү өчен бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын раслады. Бу турыда РИА Новости яза.

«Баллар күләме белем бирү, шул исәптән түләүле белем бирү хезмәтләре турындагы килешүләр буенча алынган белем сыйфатын күтәрү максатыннан үзгәртелде. Күрсәткечләр 2025/26 уку елы кабул итү кампаниясен анализлау нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр керүчеләрнең якынча 1 процентын гына колачлаячак», – диелә документта.

Төп таләпләр:

  • рус теле – минимум 40 балл;
  • профильле математика – 40;
  • физика – 41;
  • җәмгыять белеме – 45;
  • тарих – 40;
  • информатика – 46;
  • чит телләр – 40;
  • әдәбият – 40;
  • биология, химия һәм география – шулай ук 40 балл.

2025/26 уку елы белән чагыштырганда, таләпләр бары тик химия, биология, физика, информатика, тарих һәм чит телләрдән үзгәргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар