news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Югары уку йортларында хәзер ничә ел укырга кирәк?

news_top
Югары уку йортларында хәзер ничә ел укырга кирәк?
"Татар-информ" архивы

Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәзер югары уку йортларында күпме укырга икәнлеге турында аңлаткан. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында язылган.

Шулай итеп, Россия мәктәбен тәмамлаучыларның һәркайсы югары уку йортында «база» уку мөмкинлеген алачак –  элек бакалавриатка һәм специалитетка бүленсә, ә хәзер «база югары белеме» дип аталачак. «База» буенча укыту срогы – 4 елдан 6 елга кадәр. Ул бакалавриат яки специалитетка туры киләчәк.

Шул ук вакытта укытуның төгәл сроклары хезмәт базары ихтыяҗыннан чыгып һәм эш бирүчеләр белән консультацияләрдән соң билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

  • Тулырак белешмәне түбәндәге сылтама аша белеп була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар