news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Югары уку йортларында уку бәясе күпмегә арткан? – Саннар

news_top

Россия вузларында уку бәясе 2024 ел белән чагыштырганда 12 процентка арткан, шул исәптән Мәскәү буенча – 15,7 процентка. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».

«Түләүле югары белем бәяләрен мониторинглаганда билгеле булганча, 2025 елда уку бәясе, узган 2024 ел белән чагыштырганда, 12 процентка үскән, шул исәптән Мәскәү буенча – 15,7 процент, Санкт-Петербург буенча – 11,1 процент, калган төбәкләр буенча – 11,3 процент», – диелә хәбәрдә.

Анда, 2025 елда Россиядә бакалавриат программалары буенча уку өчен түләү күрсәткече төбәк буенча уртача 2,4 айлык хезмәт хакыннан артмый, дип өстәделәр.

«Россиядә югары белем алу мөмкинлеге югары дәрәҗәдә: 2025 елда бюджет урыннары саны, 2020 ел белән чагыштырганда, 77 меңгә артты (541 741дән 619 610га кадәр). Шул ук вакытта төбәк югары уку йортларына, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, яңа уку елына 428 мең урын бирелде, бу – гомуми санның 73 процентын тәшкил итә. 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценттан артыгы бюджет нигезендә көндезге уку формасына укырга керү мөмкинлеге белән тәэмин ителде», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар