Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югары уку йортларында балалар бакчасы ачарга тәкъдим иттеләр

news_top_970_100
Югары уку йортларында балалар бакчасы ачарга тәкъдим иттеләр
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов, Россия югары уку йортларында балалар бакчалары ачарга кирәк, дип саный. Әлеге тәкъдимен ул Фән һәм югары белем бирү министрлыгы башлыгы Валерий Фальковка юллаган. ЛДПР партиясеннән булган Нилов телеграм-каналында шул хакта яза.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, болай эшләү илдә балалар туу санын арттырырга ярдәм итәчәк.

Шулай ук Нилов сүзләренчә, хәзерге вакытта балалар тууны арттыруны стимуллаштыру күпчелек очракта матди өлеш һәм финанс ярдәме белән бәйле. Ләкин депутат, объектив тормыш хәлен дә исәпкә алу кирәк, дип саный.

Нилов фикеренчә, мондый хәлнең берсе университетта уку булырга мөмкин. Кешеләрнең күбесе бала тууны югары белем турында диплом алганга кадәр кичектереп тора бит, ди Нилов.

«Алар моны уку белән бала тәрбияләүне берләштереп булу кыенлыгы белән аңлата – мәсәлән, вуз тирәсендә якын радиуста балалар бакчасы булмау», – ди ул.

Нилов сүзләренчә, кайсыбер кешеләр, бала туу киләчәктә профессиональ карьера төзү өчен югары белем алуга комачаулый, дип саный. Җәмгыятьнең башка өлеше исә зур гаилә өчен белем алудан баш тартырга әзер. Шуңа күрә компромисс табып, аккредитацияле һәр вуз каршында балалар өчен учреждениеләр ачарга кирәк. Бу – балалары булган студентларга да ярдәм итәчәк, яшьләрне укудан аерылмыйча бала табарга да стимуллаштырачак, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100