Югары уку йортларына бюджетка укырга керү өчен гаризалар кабул итү иртәгә төгәлләнә
Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамлана. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән «РИА Новости» яза.
Абитуриентларның конкурс исемлекләрен университетлар үз сайтларында һәм дәүләт хезмәтләре порталында 27 июльдә урнаштырачак.
Ташлама буенча укырга керүчеләр, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук максатчан укырга керүчеләр өчен кабул итүгә ризалык бирү вакыты 1 августка кадәр. Кабул итү турындагы боерыклар 3 һәм 7 августта бастырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Бу даталар арасында «тынлык көннәре» гамәлдә була. Бу – керүчеләр яңа гариза бирә яки элек җибәрелгән документларны кире ала алмый торган вакыт.
Магистратурага бюджет урыннарына документларны кабул итүне тәмамлау срогын һәр югары уку йорты мөстәкыйль билгели, әмма ул 20 августтан да соңга калмаска тиеш, диелә хәбәрдә.