Кичә, 27 июльдә, Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясендә иң мөһим этапларның берсе башлана. Университетлар рәсми сайтларында, шулай ук Дәүләт хезмәтләрендә «онлайн югары уку йортына керү» суперсервисында абитуриентларның конкурс исемлекләрен урнаштыралар. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исемлекләр чыкканан соң керүчеләргә үз позицияләренең үзгәрүен күзәтергә һәм кайсы университетка укырга керергә кирәклеген хәл итәргә туры киләчәк.
Сроклар абитуриентның категориясенә бәйле: ташламалар, олимпиада нәтиҗәләре яки максатчан квота буенча керүчеләр 1 августка кадәр ризалык бирергә тиеш.
БДИ нәтиҗәләре буенча керүчеләр өчен соңгы вакыт – 5 август.