Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югары татар КВН лигасы: Татар теле турында шаярулар

28 октябрь көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Югары Татар КВН лигасы фестиваленең быелгы сезоны башланып китте. Шунысы кызыклы - бу уенда җәмгыятьтәге иң кискен проблема - татар телен укыту турында шаярулар күп иде.КВН күмәк рәвештә "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде дә.

news_top_970_100
Югары татар КВН лигасы: Татар теле турында шаярулар

Командалар: Буадан (“Шикәрле мишәрләр” командасы), Әлмәттән (“Фән-тәти кызларейшн”), Яр Чаллыдан (“Татар егетләре”), Сарманнан ("Понабрали"), Башкортстаннан (“Башкорттар.ру”), Мамадыштан (“Биш бармак”), Биектаудан (“Текә тау”), Мәскәүдән (“Понаехали”), Арчадан (“Үрнәк”) һәм ике команда Казаннан (“Әкәмәт” һәм "Агробой").

Һәр команда чыгышында да татар телен укыту темасына мәзәкләр бар иде. Мәсәлән, “Мишәр шикәрләре” һәм “Әкәмәт” командаларында татар теле дәресләре кыскартылуга кагылышлысы күренсә, “Понаехали” командасы егетләре татар теле укытучысы образына керделәр.

Нәтиҗәне жюри рәисләре – Рамил Агдеев(Татар КВН лигасының җитәкчесе), Тәбрис Яруллин (“Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе), Рәмис Латыйпов (“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы), Илназ Сафиуллин, Айваз Садыров, Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), Айгөл Габдрахманова (“Сәләт” клубы президенты) чыгардылар.

Төрле район-шәһәрләрдән җыелган һәр  команда үзләренә генә хас булган “изюминкалары” ярдәмендә тамашачыны тиз яулап алды. Мәсәлән, кызыклы бию күнегүләре, гел кабатланып торган сүзләр халыкка аеруча кызык тоелды.


Югары татар КВН лигасындагы иң кызыклы җиде шаярту

1. “Бишбармак”.

- Менә, Ленар, беләсеңме, мин бит сине үзем өчен гомер буе сакладым.

- Әйе шул. Син бит безнең төрмәдә надзиратель идең.

2. "Фән-тәти кызларейшн".

Стоматологта булган хәл. Кыз егетнең тешләрен суырып ала: 

- Ярата! Яратмый! Ярата! Яратмый!

- Нишлисез сез!

- Бу бит минем "бывший"!

3. “Татар егетләре”.

- Косинус альфаны синус беттага кушкач, бер була.

- Син моны нәрсәгә әйттең соң?

- Соң бу белемнәр миңа кайдадыр кирәк булырга тиеш бит инде!

4. “Шикәрле мишәрләр”.

Егет кызына бүләк бирә:

- Матурым, мин сиңа бүләк алып килдем. (кулында коробка)

- Бәлки бу минем яңа айфондыр?

- Юк инде, юк.

- Бәлки, минем яңа косметичкамдыр?

- Юк инде!

Коробка эченнән мәче:

- Малай, ташла аны. Ул җүләр!

5. “Башкорттар. Ру”.

Ике егет сөйләшә:

- Раил, синең кызыкаең бармы әллә??

- Әйе.

- Шунда андый-мондый кыздыр инде?

- Әйе, синең апаең бит!

6. “Агробойс”.

Төрмәдә утыручы аркасына татуировка ясата.

- Мин керәшен. Миңа чиркәү яса.

- Мин бит мәчетләр генә ясыйм.

- Нинди мәчет?

- Кол Шәриф, Кол Гали урамындагы Шамил мәчетен ясый алам. Аннары үземнең авылдагы мәчетне ясасам, ул бәләкәй инде. Шуңа бөтен авылны ясыйсы була. Теге медпункт, сельсовет...

- Юк, син миңа чиркәү яса.

(Берничә минуттан)

- Иртәгә теге камерага кереп чыгарсың әле яме?

- Анда священниклар яшиме әллә?

- Юк, сөннәтчениклар.

7. "Бишбармак".

Кыз егетенә:

- Мин кичә тест алдым һәм мин синең өчен яңалыгым бар.

- Ну, ничек? Нинди иде? (куркып)

- Мин 37 балл җыйдым!

- Җүләрем син минем!


"Руслар татар КВНын карар өчен нәрсә кирәк?"

КВН азагында, жюри рәисләре нәтиҗә чыгарган арада,  командалар разминка ясап алдылар. Уен кагыйдәсе – залда утырган җанатарлар биргән сорауга кызыклы итеп җавап бирү иде. 

“Машинага кышкы тәгәрмәч куймас өчен, нәрсә эшләргә кирәк?” – дигән сорауга  “Гаида эшләргә”, “Хатынны рульгә утыртырга”, “Чаңгыда йөрергә” – дигән җаваплар яңгырады. 

“Манзара” тапшыруын алып баручысы Ильяс Шәяхмәтов та тамашачылар арасында иде. Ул үзенең: “Мин КВНда беренче тапкыр. Ни өчен минем йөрәгем авырта?” – дигән соравына: “Мин дә сине беренче тапкыр күрәм. Тик минем башым гына авырта”, “Йөрәгең авыртса, шалтырат” җавапларын кабул итте. 

Ә иң кызыклы сорау “Руслар татар КВНына йөрсен өчен ни кирәк?” соравы булды. Бер команда: “Тәһарәт кирәк”, - дисә, икенчесе “Сөннәтче бабай кирәк”  – дип җавап кайтарды. “Татар радиосы” алып баручысы Алмаз Гыйльметдинов: “Уфадан килгән командага башка командалар нинди бүләк әзерләдерләр?” – дигән сорауга иң оригиналь җавап: “Фестиваль әзерләделәр!” - булды. Командаларны бүләкләгәндә  Татар КВН лигасы җитәкчесе Рамиль Агдеев та шул җавапны кабатлады.

“Иң оста актриса” номинациясенә -  “Фән-тәти кызларейшн” командасы, “Иң кызык мәзәк” – “Татар егетләре” командасы, “Иң оста актер” номинациясенә – “Үрнәк” командасыннан Ирек ия булды. 1 нче урын – “Понаехали” командасы, 2 нче урын – “Биш бармак”,  3 нче урын – “Текә тау” командасы,  Гран-Пригны исә “Әкәмәт” КВН командасы яулады. Шулай ук 4 команда номинацияләрдә җиңү яулады: “Сезон ачышы” – “Башкорт.ру” командасы дип табылды. “Иң оста актриса” – “Фән-тәти кызларейшн” командасы, “Иң кызык мәзәк” – “Татар егетләре” командасы, “Иң оста актер” номинациясендә – “Үрнәк” командасыннан Ирек бүләкләнде.

Фестиваль ахырында барлык катнашучылар, жюрилар һәм тамашачылар басып, “Туган тел” җырын башкардылар.

Уен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР “Шаяннар һәм тапкырлар” клубы, “Татар production” иҗат берләшмәсе, Бөтендөнья яшьләр форумы ярдәмендә оештырылды. 

Югары татар КВН лигасыннан фоторепортаж.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100