news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Югары суд Актаныш районы башлыгы урынбасарын сак астына алуны законлы дип тапты

news_top

Бүген Татарстан Республикасы Югары суды Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәевны сак астына алу турында карарны законлы дип тапты. Аны вәкаләтләрен арттырып куллануда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га судның матбугат хезмәте раслады.

Район башлыгы урынбасарының тоткарлануы турында 12 ноябрьдә билгеле булды. 14 ноябрьдә Чаллы шәһәр суды аны 2026 елның 10 гыйнварына кадәр СИЗОга җибәрде.

Түрәгә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар