news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Югары Осландагы автоһәлакәттә өч кеше үлгән

Беренче гыйнвар кичендә Югары Осландагы трассада Chevrolet Aveo һәм Dodge автомобильләре бәрелешә.

news_top
Югары Осландагы автоһәлакәттә өч кеше үлгән

Казан-Ульяновск трассасының дүртенче километрында (Югары Ослан районы, Лесные Моркваши авылы яны) Шевроле автомобилен йөртүче 23 яшьлек кыз идарәне югалта, каршы як полосага чыгып Додж һәм автомобильләрен бәрдерә.

Шевроле автомобилендә кысылып калган дүрт пассажирны коткаручылар чыгара. Аларның берсе авария булган урында ук һәлак була, тагын берсе ашыгыч ярдәм машинасында, өченчесе хастаханәгә алып килгәч үлә. Тагын ике кеше авыр тән җәрәхәтләре ала.

Һәлакәт булган урынга район прокуроры килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар