Югары Осланда БПЛА һөҗүме куркынычы турында мәчет һәм чиркәүләр аша хәбәр итә башладылар
Югары Ослан районында халыкны гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү өчен стандарт булмаган ысул куллана башлаганнар. Райондагы торак пунктларда БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәр итү өчен мәчетләр һәм чиркәүләр җәлеп ителгән. Бу хакта Югары Ослан районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Мәчетле авылларда гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү сигналы манарага куелган тавыш көчәйткечләр аша таратыла, ә православ чиркәүләре булган җирләрдә пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы турында чиркәү кыңгыраулары ярдәмендә хәбәр ителә.
«Гадәти хәбәр итү чаралары ярдәмендә таратылган кисәтү районның ерак авылларына ишетелмәскә мөмкин, ә чиркәү кыңгыравын яки манарадан яңгыраган тавышны берничә чакрым ераклыктан да ишетеп була. Моннан тыш, халык мондый сигналга җитдирәк карый», — дип саный проектның инициаторы, районның гражданнар оборонасы буенча белгече Ольга Аблаева.
Оперативлыкны тәэмин итү өчен, гыйбадәтханәләрнең хезмәткәрләре махсус төркемнәргә кертелгән. Аларга профильле ведомстволардан Татарстан Республикасына БПЛА һөҗүм итү куркынычы янау турында хәбәр килә, шуннан соң алар кичекмәстән халыкны кисәтә.
Ольга Аблаева сүзләренчә, ул әлеге идеяне гамәлгә ашырыр алдыннан сигнал системасы булмаган авылларда дин әһелләре белән очрашып киңәшләшкән. Районның мөселман һәм православ өммәте инициативаны хуплаган.