news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Югары кан басымының алты билгесен атадылар

Еш кына югары күрсәткечләр сизелмәскә мөмкин, әмма алар организмга тискәре йогынты ясый һәм йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычын арттыра.

news_top
Югары кан басымының алты билгесен атадылар
pixabay.com/ru

Америка галимнәре куркыныч булган югары кан басымының алты билгесен атады. Бу билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта Express басмасына сылтама белән РИА Новости яза.

Еш кына югары күрсәткечләр сизелмәскә мөмкин, әмма алар организмга тискәре йогынты ясый һәм йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычын арттыра.

Белгечләр әйтүенчә, кан басымы 180/120дән югары булганда ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, бу критик күрсәткеч булып санала. Бу очракта күкрәк өлеше, баш авыртырга, тән оерга, хәлсезлек булырга мөмкин, күз күреме томанлана, тын кысыла, сөйләм бозыла.

Әгәр кан басымы еш күтәрелә икән, табиблар физик күнегүләр эшләргә һәм ашауны үзгәртергә тәкъдим итә. Тоз куллануны киметергә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр, майсыз сөт ризыклары, кузаклылар, чикләвекләр, бөртекле углеводлар һәм туендырылмаган майлар кулланырга киңәш итә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар